ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Балалар кулында Рубик-кубигы күрсәгез, буш шөгыль, дип уйламагыз. Аны җыю буенча ярышлар оештырыла хәзер. Спидкубинг  дип атала. Анда шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Илдан Кадыйров район ярышларында рекорд куйды – Рубик-кубикны 16 секунд эчендә җыйды.

– Кәгазьгә язылган махсус формуланы өйрәнеп җыям. Иң югары күрсәткеч– 12 секунд 65 миллисекунд. Осталыкны тагын да арттырырга исәп. Команда җиңүе өчен тырышам, шәхси беренчелектә дә соңгы буласым килми, – ди Илдан.

 

 

2018 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе Буа җирле бүлекчәсенең Җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясенең 17 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзәтуллин гражданнарны кабул итә.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.

2018 елның 26 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Бердәм РОССИЯ» партиясе Буа җирле бүлекчәсенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча «Бердәм РОССИЯ» партиясенең 17 еллыгына Яһудин Шакир Шахмедович, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе тарафыннан гражданнарны кабул итү булачак. Алдан язылу өчен телефон: (84374) 3-44-29.

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Буа муниципаль районында кабул итү ТР, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорты адресы буенча үткәреләчәк. 

Кабул итүгә алдан язылу (84374)3-5-41 телефоны буенча башкарыла. Кабул итү алдан язылмыйча да башкарыла.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара салым инспекциясе салым түләүчеләренә хәбәр итә: «Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында"  2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон белән 22.05.2003 елдагы 54-ФЗ номерлы "Акчалата исәп-хисап һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

Буа Водоканалы хәбәр итә: элеккеге "Салават" кибете янындагы авария аркасында, Буа шәһәренең Б. Хмельницкий урамында һәм якын-тирә урамнарда бүген иртәнге тугыздан су булмаячак. Су эшләр тәмамланганчы булмаячак.
Эчәргә яраклы суның кирәкле күләмен булдыруыгызны сорыйбыз!


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

16 ноябрь көнне Эшкуар йортында "Россиянең яшь эшкуары – 2018 " конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре, шулай ук конкурсны оештыруда ярдәм иткән һәм катнашучыларның потенциалын бәяләгән жюри әгъзалары бар иде.

Хәйриячелекне үстерү буенча "Юмарт сишәмбе " Бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында «Ак Барс "Холдинг компаниясе" АҖ генераль директоры Иван Михайлович Егоров авыр тормыш шартларына дучар булган 28 гаиләгә матди ярдәм күрсәтте.

Хөрмәтле Буа муниципаль районы оешмалары җитәкчеләре! Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы катнашында һәм ярдәме белән Квалификацияләрне үстерү илкүләм агентлыгы оешма эшчәнлегендә һөнәри стандартлар кертү буенча конкурс үткәрә. Конкурс үткәрүнең максаты булып оешмалар эшчәнлегенә һөнәри стандартларны кертүнең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату тора.

18 нче ноябрь көнне Казанда “Яңа шартларда туган телдә тәрбия” темасына татар телле ата-аналар өчен конференция үткәрелде. Әлеге чарада М. Вахитов исемендәге гимназиянең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Низамиева Р.Һ. катнашты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International