Роспотребнадзорның республика буенча идарәсенең Буа территориаль бүлегендә 2024 елның 28 маеннан 07 июненә кадәр туристлык хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылачак.
Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш районнарында яшәүчеләрдән шалтыратулар телефон аша кабул ителәчәк: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59 көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
2024 елның июн аена Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 18.00 сәгатьтә,
шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һөҗүмнән соң яки пилотсыз очу аппараты табылгач, бернәрсәгә дә кагылмаска һәм шунда ук җайланма табылган урыннан китәргә киңәш итә. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булса, түбән катларга, подвалга яки машина кую урыннарына төшегез.
Халыкара балаларны яклау көнендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге «Рәсем яса, Казан!» коммерцияле булмаган проектын башлап җибәрә һәм ял коннәрендә ачык һавада рәсем дәресләренә чакыра. Дәрескә өлкәннәр генә түгел, балалар да килә ала. Иң кечкенә катнашучы балалар өчен рәсем ясау көннәре җәй буена алып барылачак.
31 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән
- төнлә томан;
- төнлә һәм көндез 15-20 м/с кыска вакытлы җил, яшенле яңгыр (һәм Казанда) көтелә.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Россия ритейле атналыгы» төбәкара бизнес һәм хакимият форумы кысаларында 2024 елның 28 маеннан 2024 елның сентябренә Мәскәү шәһәрендә планлаштырылган «Күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары: проблемалар, йомгаклар һәм бурычлар» эксперт сессиясен 2024 елның 28 маена күчерү турында хәбәр итә.
Бүген, 2024 елның 29 маенда, 15 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының төньяк һәм көнчыгыш районнарында актив атмосфера фронты узганда урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз, җилнең 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчәйүе көтелә.
Россиядә хәрби җыеннар үткәрү турында игълан итәләр. Бу хакта Указга Владимир Путин кул куйды. 2024 елда җыеннарга запастагы хезмәткәрләр китәчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара Федераль салым хезмәте контроль-касса техникасын бөтен җирдә куллануны тәэмин итүгә һәм салым түләүчеләрнең җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү буенча эшчәнлек алып баручы касса чекларын бирүгә юнәлдерелгән «Җәмәгать туклануы» проектын гамәлгә ашыруның яңадан башлануы турында хәбәр итә.