ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

1. Плитәне кулланыр алдынна бүлмәне җилләтергә киңәш ителә. Һәм плитаның һәм духовканың  барлык  яндыргыч краннары ябык икәнлеген карагыз. Шул вакытта гын газүткәргечтәге кранны ачыгыз.

2.Кабынган шырпыны яисә утны яндыргычка китерергә, аннары гына яндырыла торган кранны ачарга кирәк, шул ук вакытта газ яндыргычның барлык тишекләре дә янырга тиеш.

3.Яндыргычның ут ялкыны тыныч һәм зәңгәрсу  төстә булырга тиеш

4. Плитәне кулланганнан соң, барлык эш өстәле краннарын ябарга кирәк.

5. Плитәне пычратуга юл куймыйча чиста тотарга кирәк.

 

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында 2нче Лицей базасында «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәген ачу тантанасы булды.

Ачылыш тантанасында Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Бикчәнтәева катнашты. Ленар Рәфыйкович барлык катнашучыларны матур вакыйга белән котлады.

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Буа шәһәр прокуроры вазыйфасына Тимур Модестович Фатыйхов билгеләнде.

 

Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков бүген яңа җитәкчене Буа шәһәре прокуратурасы коллективына тәкъдим итте. Тимур Фатыйхов Казанда туган, КДУның юридик факультетын тәмамлаган.

Яңа урында яңа прокурорга район башлыгы Ранис Камартдинов уңышлар теләде.

Метеорологик фараз.

10-16 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә көнбатыш районнардагы урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак (5 класс).

2022 елның 13 сентябреннән 18 сәгатьтән 14 сентябрьдә 18 сәгатькә кадәр Казан буенча: аязучан болытлы. Күбесенчә явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +4..+6˚, түбән урыннарда +1..+3˚. Көндез максималь һава температурасы +15..+17˚.

2022 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта урыны белән -2 градуска кадәр суыту көтелә, урыны белән томан көтелә.

10-16 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә көнбатыш районнардагы урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак (5 класс).

Форум югары технологияләр өлкәсендә «IT-парк» технопаркында (Казан шәһ., Петербург ур., 52) һәм «ВКонтакте» һәм Bkc Zoom циффрлы платформаларында дистанцион форматта 2022 елның 23-25 сентябрендә узачак. Форумда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, шулай ук яшьләр сәясәте һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләр катнаша ала. Форумда катнашу өчен гаризаны 2022 елның 19 сентябренә кадәр http://atmrt.ru/konstructiv  сайтында бирергә кирәк.

Өч көн дәвамында форумда катнашучылар Россиянең төрле шәһәрләреннән чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән берлектә мәгълүмати, психологик һәм физик куркынычсызлык турында сөйләячәкләр (форумны үткәрү турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: http://atmrt.ru/konstructiv), белем бирү программасын узу һәм йомгаклау тестын үтү йомгаклары буенча форумда катнашучылар курслар узу турында сертификат алачаклар.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 ел башыннан Татарстанда якынча 20 650 СНИЛС номеры проактив вариантта, ягъни гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына рәсмиләштерелгән. ЗАГС органнарында яңа туган сабыйны теркәгәннәнсоң, мәгълүматлар автомат рәвештә Пенсия фондына тапшырыла. Фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә балага СНИЛС тутыралар һәм әнинең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына хәбәр җибәрәләр.

       Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Республиканың 84 100 иминиятләштерүчесе  Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында килешү төзегән.

Булачак пенсионерның язма ризалыгы булган очракта, предприятиенең кадрлар хезмәте Пенсия фондына пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны якланган элемтә каналлары буенча җибәрә.

Гражданнарга шәхси счетларыннан чыгарылма белән танышып барырга кирәк. Моны электрон рәвештә Пенсия фонды  сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле узәккә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.


10
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бу атна Буада вакыйгаларга  бай булды. Районга дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар, иҗат коллективлары килде. Буа, Апас һәм Тәтеш сәхнәләрендә "Апас, Тәтеш, Буа - мәдәни дуга" халыкара сәнгать фестивале кысаларында Буа, Чаллы, Әлмәт, Санкт-Петербург, Иран, Казахстан театрлары спектакльләре куела.

9 сентябрьдә шәһәрнең Үзәк паркында фестивальне ачу тантанасы узды. 12 театр коллективы сәхнәдә буалыларның алкышларына күмелде.

- Фестиваль-төбәкнең һәм илнең мәдәни тормышында мөһим вакыйга, республиканы һәм бөтен халыкларны милләтенә һәм диненә карамастан берләштерүче уникаль бәйрәм. Бу фестиваль-милләтара багланышларны үстерүгә һәм дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән үзенчәлекле социаль - мәдәни проект, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Буа шикәрчеләрендә яңа сезон башланды. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның  дин әһелләре белән берлектә чөгендер кабул итү пунктының быелгы сезонны  ачу тантанасында  катнашты.

- Без бу мизгелгә ел дәвамында әзерләндек. Завод җитәкчелеге һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан күп көч куелган. Менә бүген без чөгендер кабул итү пунктын эшләтеп җибәрдек. Агымдагы елда Буа шикәр заводы чимал эшкәртүне тәүлегенә 6 тоннага җиткерде. Бу сезонда Буа районы буенча 300 мең тонна чөгендер әзерләргә планлаштырабыз. Игенчеләребезгә уңышны югалтмыйча җыеп алуны, заводка зур күләмдә продукция җитештерүне телим, - дип яза район башлыгы үз социаль челтәрләрендә.

Завод территориясендә чөгендер өемнәре көннән-көн үсә. Бу сезонда завод хезмәткәрләре ел ахырына кадәр эш күләмен үтәргә һәм 100 тоннага якын продукция җитештерергә планлаштыралар.

 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Буа районының 8000 га мәйданында шикәр тамырлары  игелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International