Һәр хатын-кыз матур булырга тели. Ә моның күпме көч, энергия һәм финанс чыгымнарын таләп иткәнне алар үзләре генә белә. Тик акчаны янга калдыру теләге еш кына чын уңыш тарихына әверелә, Динара Яраханова белән дә шулай булган.
Яшьләрнең, яшьләр белән эшләү буенча яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме йөзеннән, 2022 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга «яшьләр торак конкурсы» үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Буа районында "Бергәләп коррупциягә каршы" дигән шигырь конкурсы игълан ителгән иде. Ул «Татмедиа» АҖ филиалы «Буа-информ» белән берлектә Буа районының коррупциягә каршы комиссиясе тарафыннан үткәрелде.
"Юл хәрәкәте иминлеген арттыру "программасы кысаларында җирле акчаларга 585 кв.м юл полотносы торгызылган.
Шулай ук Буа-Яльчик - Бик-Үти юлын норматив хәлгә китерү буенча эш алып барыла, Нурвахит авылына юл төзелеше тәмамланып килә.
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Җомга көнне, 27 майда, республика территориясендә актив атмосфера фронтлары үткәндә яшенле яңгырлар, яңгырлар һәм боз көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Синоптиклар секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил турында кисәтә.
Хөрмәтле эшмәкәрләр, бизнес вәкилләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Россия Эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.
Кагыйдә буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә керәчәк.
Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар белән эшләү офисларында бирергә мөмкин.
Михаил Александрович Филин табигатьне саклау өлкәсендә хезмәт эшчәнлеген 1992 елдан Буа урман хуҗалыгы умартачысы булып башлый.
2005 елдан Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсендә эшли. Ә 2011 елда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең Буа һәм Чүпрәле районнары буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазифасына күчте.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 1 августыннан алып 2015 елның 31 июленә кадәрге ау чорында аучылык байлыкларының санын (лимитлар һәм квоталар) киметү буенча әсбаплар әзерләнә.
2022 елның 25 маенда Казанда Ленин исемендәге мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш-Сияние" VII Республика фестиваленең Гала-концерты узды. Буаны фестивальдә Әлфия Хәйруллина тәкъдим итте. Аккомпаниатор-Салихов Ленар Мөстәкыйм улы.
Башкаручы фестиваль лауреаты дипломы һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде.
Буа районында яшәүчеләрдән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак. Сәрия Сабурская һәм Әмир Хәмитовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.