ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

 

Ремонт эшләренә бәйле рәвештә Казма, Өчмунча  торак пунктында (барлыгы 121 абонент) 30 майда 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр ;

- Кыр-Тәүгелдесе т. п. (74 абонент) 31 майда 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр;

- Яңа Тинчәле т. п. (241 абонент)  2 июньдә 08:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр газ бирү туктатылып торачак.

Республикада хәрби-патриотик палаткалы лагерьлар оештырылган. Ел саен әлеге лагерьларда 3000 бала, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан ял итә.

Буа районы балалары Апас районы палата лагеренда ял итә алачак. Язылырга ашыгыгыз! Сменалар:

 21.06  - 27.06

 30.06 - 06.07

 09.07 - 15.07

27.07 - 02.08

 05.08 - 11.08

Сменалар бер атнага исәпләнгән.

Судлар финанс оешмалары гамәлләренә шикаятьләр белән финанс хезмәтләре кулланучыларыннан бүтән дәгъвалар кабул итми. Сүз "Финанс хезмәтләрен кулланучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында" Федераль закон нигезендә судка кадәр тәртиптә җайга салынырга тиешле бәхәсләр турында бара. Аның нигезендә, күпчелек очракта суд тарафыннан финанс оешмасына дәгъва бирү алдыннан финанс вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Финанс вәкиле түбәндәге финанс оешмалары белән бәхәсләрне карый: иминият компанияләре, банклар, микрофинанс оешмалары (МФО), ломбардлар, кредит кулланучылар кооперативлары (КПК), дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ).

Газлаштыру кысаларында йортларны тоташтыру тәртибе:

1. Газлаштыруга гариза формалаштырырга. Гражданнар акчасын җәлеп итмичә, килешүгә гаризалар бердәм газификация операторы порталлары аша кабул ителә. https://connectgas.ru/ - дәүләт хезмәтләре порталы https://www.gosuslugi.ru/ яки «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖнең территориаль эксплуатация-җитештерү идарәсе аша;

2. Тоташтыру турында килешү төзергә;

3. Якларга килешү шартларын үтәргә (газ җибәрү мөмкинлеге өчен йорт эчендәге газ җиһазларын урнаштыруны тәэмин итәргә);

4. Газ куллану челтәрләренең әзерлеге турында актка кул кую;

5. Объектны челтәр газына тоташтырырга.

2022 елның 1 июнендә 10.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Ленин ур., 52 йорт) ана һәм балачак мәсьәләсе буенча ата-аналарны кабул итүнең тематик атнасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин гражданнарны кабул итә.

Алдан язылу өчен телефоннар: 3-44-29, 8-9867-10-83-78

2022 елның 3 июнендә 13.00 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52, шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.


28
май, 2022 ел
шимбә

Бүген Буа ветеринария техникумының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Техникум коллективын Буа районы башлыгы котлады.

- Техникумның елъязмасы битләренә күз салсак, аның тарихы никадәр бай, туган көненнән алып бүгенге көнгә кадәр нинди кызыклы юл үткәнен аңлыйсың. 90 ел дәвамында техникум иң кирәкле уку йортларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Шунысы куанычлы, техникумны тәмамлаучылар бөтен ил буенча төрле өлкәләрдә намус белән эшлиләр. Ун еллар дәвамында техникум эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре үзгәрешсез калды – яңа белгечлекләр, социаль партнерлар белән тотрыклы элемтәләр, белем бирү хезмәтләрен киңәйтү, социаль әһәмиятле проектларны булдыру һәм тормышка ашыру. Техникум коллективы һәм студентлары күп кенә социаль проектларда, районда да, республика, Россия күләмендә дә төрле программалар, конкурслар һәм иҗтимагый чараларда катнашып, җиңү яулыйлар.

2022 елның 29 маенда төнлә  Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән секундына 15 метрга кадәр көньяк-көнбатыштан исүче җил көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр, көндез урыны белән яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.

көндез 15-20 м/с.

Минималь һава температурасы төнлә +9..+11˚.

Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚

Безнең сайтта халыкның шәһәр тирәлеге һәм тормыш сыйфаты белән канәгать булу дәрәҗәсе турында сораштыру үткәрелә. Әлеге сылтама буенча сез сорауларга җавап бирә һәм гражданлык позициягезне күрсәтә аласыз.


27
май, 2022 ел
җомга

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +8..+10˚.

Көндез максималь һава температурасы +15..+17˚.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International