ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2022 ел
җомга

«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Буа районының медицина учреждениеләренә транспорт белән тәэмин итүне дәвам итә. Мобиль бригада составына «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең машина йөртүче һәм социаль эш буенча белгече керә.

Максаты-диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү.

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәгъдиева «Объективта дөнья» клубы кысаларында чара үткәрде. Чараның максаты: сәнгатьтә фотожанрларны күзаллауны формалаштыру, коллективта бер-берең белән эшли белү.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта, агымдагы елның февраленнән башлап, төбәк суд приставлары хезмәтеннән 90% тан артык документ электрон рәвештә керә. Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров фикеренчә, дәүләт хакимиятенең барлык органнары белән электрон хезмәттәшлек күрсәткече 100% тәшкил итәргә һәм кәгазьдә кабатланмаска тиеш:

"Күчемсез милеккә арест салу, күренеше сирәк түгел. Күчемсез милеккә теләсә нинди тыю хуҗасы үз милке белән тулысынча эш итә алмый дигәнне аңлата: сатарга, васыять итәргә, бүләк итәргә һ.б.  Асылда, бу милекченең хокукларын чикли торган мәҗбүри чара. Шуңа күрә гражданинның вәзгыятьне җайга салып, мөмкин кадәр тизрәк үз мөлкәте белән эшне яңадан башлап җибәрүе бик мөһим".

Росреестр Иҗтимагый совет әгъзалары белән берлектә илнең әйдәп баручы төзелеш компанияләре вәкилләре белән тармакта административ киртәләрне киметүгә багышланган "ачык диалог" үткәрде.

Чара кысаларында төзелеш тармагына кагылышлы закон чыгару инициативалары, шулай ук күчемсез милек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, исәпкә алу-теркәү гамәлләренең срокларын кыскарту, электрон рәвештә гаризалар санын арттыру, закон инициативалары һәм башкалар каралды.

Квалификацияле электрон имзаның киң кулланылыш спектры бар:

- барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;

- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, «Электрон формада салым һәм бухгалтерлык хисабын бирү» сервисы аша салым декларацияләрен тапшырганда.


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

      Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елдапенсияләрнеарттырупараметрларыяңаданкаралды. Пенсияләринфляциядәнюгарыраккүләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк.Картлыкбуенчаиминиятпенсиясенеңуртачакүләмеиндексациядәнсоңякынча 17,8 меңсумтәшкилитәчәк.

Бер атнадан Татарстанда киләсе елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегалларын сайлау буенча сораштыру башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «ТР шәһәрләре үсеше институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

«Шәһәр кешеләрен сайлауга ике тема тәкъдим ителәчәк: алар иҗтимагый киңлекләр буенча яисә ишегалды территорияләре буенча сораштырулар үтә алачак, йә ике сораштыруны да уза алачак һәм үз фикерен дәүләт хезмәтләре сайтында калдыра алачаклар», - дип хәбәр итте Зиннәтуллина.

Буалылардан махсус операциядә катнашучылар өчен 763 килограмм әйбер җыелды. “Татарстан хатын-кызлары” бүлекчәсе рәисе Гөлия Козырева сүзләренә караганда, 116 тартма җыелган.

2022 елның 8 апрелендә # ЖильМолодымРТ туры эфиры кысаларында торак программалары һәм яшь белгечләр, гаиләләр, авыл яшьләре өчен төрле министрлыклар һәм ведомстволар проектлары каралачак.

   Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала. Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International