ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе президиумы карары белән расланган «Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә 2022елның 11 декабрендәге ПР-39-1 номерлы карар « Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителде.

Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү срогы: 2022 елның 17 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр

Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап йөргәндә район башлыгы Ранис Камартдинов Әлши авылында балалар бакчасы төзелеше мәйданчыгында булды. Беренче төзелеш баганаларын ( свайларны) җиргә батырдылар да инде. Быел биредә 25 урынлык яңа балалар бакчасы төзеләчәк.

Чара кысаларында Карлы елгасының сул кушылдыгын чистарту эшләренең барышы белән дә таныштылар.

Районның авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагы халык җыены Югары Лашчы авыл җирлегендә узды.

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2021 елның 24 декабре (. № 324) Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты (алга таба - Килешү) арасында килешү төзелде.

Күрсәтелгән Килешүдә каралган, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена кимендә 16 700 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

- Әгәр кичен ялгызың гына урамнан барырга туры килсә, тиз һәм ышаныч белән атла һәм куркуыңны күрсәтмә; ышаныч тудырган хатын-кыз янына яисә өлкән яшьтәге пар янына килеп, алар белән янәшә барырга мөмкин.

- Автобуста, троллейбуста, электричкада машина йөртүчегә яки машинистка якынрак утыр һәм, алдагы тукталышың синеке икәнен алдан ук күрсәтмичә, вагоннан соңгы моментта чык.

- Юлда тавыш бирмә һәм туктап утыртырга теләүче машинага җавап бирмә. Юлны күрсәтү өчен дә машинага утырма.

- Ерак һәм кешеләр аз йөри торган урыннарда булырга тырышма.

- Туганнарыңны һәрчак кая баруың турында туганнарыңа гел әйтеп тор һәм алардан сине  кич белән каршы алуларын үтен.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

           Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен  автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара.

 

          Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

 

«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына салымнар һәм җыемнар турында үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон белән өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган затларга милек салымнары буенча салым ташламалары бирелә:

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге» Буа муниципаль районында 80 һәм аннан өлкәнрәк яшьтә ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрне (фатирларны) йөреп чыгулары турында хәбәр итә.

       Йөреп чыгуның максаты  - өлкән яшьтәге һәм (яисә) сәламәтлеге торышы аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, гражданның өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгели торган шартларны карау буенча эш башкару, социаль хезмәт күрсәтүнең стационар рәвешендә һәм социаль булышлык итүдә.

     Белешмәләр өчен телефон: 884374 3-38-05.

Кадерле буалылар, православие христианнары!

Сезне ихлас күңелдән якты бәйрәм – Качману бәйрәме ( Крещение) бәйрәме белән тәбрик итәм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International