Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге район гражданнарыннан маркировкаланмаган товарлар (аяк киеме, тәмәке эшләнмәләре, хушбуй, фототоварлар, шиннар һәм пневматик покрышкалар, җиңел сәнәгать продукциясе) сату фактларын ачыклаганда язмача хәбәр итүне сорый:
- 422430, ТР, Буа ш., Ефремов ур., 135.;
- рәсми сайттагы «Гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү» бүлеге аша– www.16.rospotrebnadzor.ru; http://rpn.tatar.ru/;
- электрон почта адресы буенча: rpn.buinsk@tatar.ru »
РОСРЕЕСТР ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ ПРОЦЕССЫ МАКСИМАЛЬ ОРИЕНТЛАШАЧАК
Бу хакта Росреестр җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова хәбәр итте.
"Росреестрның цифрлы трансформация ведомство программасы кысаларында бизнес-процессларга реинжиниринг уздырылачак һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен цифрлы платформа эшләнәчәк, онлайн режимында мәгълүматлар алмашу өчен нәтиҗәле киңлек булдырылачак, шул ук вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру өчен Росреестрның территориаль органнары һәм Федераль кадастр палатасы филиаллары белән тыгыз хезмәттәшлек нигез булачак", - диде Мартынова.
Хәзерге вакытта ведомствоның архитектура-техник советы булдырылды инде, ул Росреестрның цифрлы трансформациясе белән Стратегик идарә итү эшен координацияли. Совет эшенә цифрлы трансформация буенча төбәкара эшче төркем җәлеп ителәчәк. Шулай ук 2021-2024 елларга Росреестрның бердәм үзәкләштерелгән мәгълүмати иминлек системасын булдыру концепциясе эшләнде.
Хәзерге вакытта Буа үзәк хастаханәсендә график буенча коронавирус йогышыннан вакцинациянең икенче этабы уздырыла. 35 кеше инде "Спутник V" вакцинасының икенче составын алган.
Исегезгә төшерәбез, прививка ясарга теләүчеләр 1 нче сырхауханнең регистратурасына (яңа поликлиника) 3-27-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала.
Прививка кадату өчен алдан язылып куялар. Хәзерге вакытта вакциналар юк, киләсе тәэмин итү көтелә. Әмма башлангыч исемлекләр формалаша. Бүгенгә вакцина ясатуны 150 кеше көтә.
Соңгы мәгълүмат буенча антитәнчекләргә анализ башка таләп ителми, ковидтан прививканы 18 яшьтән зуррак барлык теләүчеләр дә ясата алачак.
Вакцина турында тулырак мәгълүмат «Буа үзәк район хастаханәсе» сайтында crb-buinsk.ru
Вакцинациягә язылу өчен телефон: 8(843)74 3-27-88, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин.
Тиешле сыйфатлы, алмаштырып булмаган товарлар исемлеге расланды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган исемлеккә түбәндәгеләр керә. :
Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (санитария һәм гигиена, металл, резина, текстиль һәм башка материаллар, медицина әйберләре, авыз куышлыгы гигиенасы чаралары, линза, балалар карау предметлары), дару препаратлары;
Шәхси гигиена предметлары (теш щеткалары, тараклар, , чәч каптырмалары, көдерләткечләр, париклар, шиньоннар һәм башка шундый ук товарлар);
Парфюм-косметика товарлары;
2021 елның беренче аенда Буада 12 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Шуның кадәр үк бала туган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быелгы гыйнварда 4 туйга күбрәк булган. Ә менә балалар кимрәк туган, узган ел район буенча 24 бала тууы теркәлгән иде.
Балалар өчен тотып тору җайланмасын «#Бала төп пассажир» оператив-профилактик чара үткәрү кысаларында тапшырдылар.
Бала тудыру йортыннан чыкканда бәхетле гаиләгә автобишекне Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Миннебаев Р. Р., «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа шәһәре буенча башлыгы Мурзакова С. М, муниципаль хезмәт белгече Санатуллина Э. И. тапшырдылар.
Шулай ук яшь ата-аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып тору җайланмасын куллану кирәклеге турында искә төшерделәр һәм куркынычсыз юллар теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Буа муниципаль районында җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы 31,195 км юл, район торак пунктларын тоташтыручы 10 км дан артык төбәк юллары норматив хәлгә китерелде. 2021 елга да күләмнәр ким түгел.
Республика программасы кысаларында Буа – Яльчик – Исәк, Буа – Тәтеш (2км), Боерган – Борындык тимер юл станциясе (4,24 км), Казан – Ульяновск – Иске Мәртле – Канава (2,57 км), Буа – Яльчик – Югары Лашчы, Кыят – Яшевка автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалачак.
Исемлектә шулай ук муниципалитет акчасына юлларны норматив хәлгә китерү дә бар. Буа муниципаль районының юл эшләре программасы объектлары исемлегенә кертелгән:
Мәгълүмати хәбәр
Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләргә карата милек салымнары буенча салым ташламалары турында.
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 08.06.2020 ел, № 172-ФЗ Федераль закон нигезендә (алга таба-Закон) каралган:
Россия Федерациясе Салым кодексының 362 статьясындагы 1 пункты (алга таба - РФ СК) нигезендә салым түләүче-физик затлар тарафыннан түләнергә тиешле салым суммасы салым органнары тарафыннан транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алучы органнар (оешмалар, вазыйфаи затлар) тарафыннан салым органнарына тапшырыла торган белешмәләр нигезендә исәпләнә.
Буа районында гражданнар җыены дәвам итә. Бүген алар Тимбай һәм Алших авыл җирлекләрендә узды.
Авыл халкы белән очрашуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Ранис Камартдинов, шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре килде. Очрашулар гадәттәгечә җирлек башлыкларының һәм җирле бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең хисап докладларын тыңлаудан башланды.
Үз чыгышында Илдар Гыйльметдинов авылны комплекслы үстерү программасы мәсьәләләренә кагылды, максатчан укыту нәтиҗәсендә яшьләрне авылга җәлеп итү турында сөйләде.
Район башлыгы 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, шулай ук 2021 елга куелган бурычлар белән уртаклашты һәм халыкның сорауларына җаваплар бирде.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә: ГХАТ органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр балалары тууны теркәгән барлык гаиләләргә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза бирергә кирәк. Моны Дәүләт порталы аша яисә Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхси килеп башкарырыга мөмкин.
Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды. Республикада барлыгы 400 248 Татарстан баласы шундый түләү алды.
Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга түләү өчен бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән башлап туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.
Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак. Гариза рус телендә әти-әни, баланың рәсми вәкиле яки опекун тарафыннан тутырыла.