Быел һәр көнне Яңа ел тамашалары берьюлы өч мәйданчыкта узачак: Үзәк, Яшьләр парклары һәм беренче тапкыр - Шикәр заводы паркында.
Кунаклар өчен кайнар чәй, камыр ризыклары, сувенир продукциясе белән сәүдә рәтләре эшләячәк.
Шикәр заводы паркы территориясендә беренче тапкыр Кыш Бабай резиденциясе урнаштырылды. Барлык бәйрәмнәрдә безнең бабай балалар һәм өлкәннәрне шатландырачак, балалар хыялланган бүләкләр тапшырачак.
Программада шулай ук күңелле уеннар, яраткан җырлар, бүләкләр һәм Яңа ел әйлән-бәйләннәре дә бар. Килегез, бик күңелле булачак!
2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 ел өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә федераль статистик күзәтү үткәрә.
Тулы күзәтү – кече бизнесның икътисади исәбен алу. Халык санын алу нәтиҗәсендә алынган мәгълүмат нигезендә кече бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт карарлары һәм программалары кабул ителәчәк. Кече бизнесны икътисади исәпкә алу 5 елга бер тапкыр уздырыла. Россия законнары нигезендә, икътисади исәпкә алуда катнашу мәҗбүри булып тора. Барлык шәхси эшмәкәрләр, кече һәм микропредприятиеләр 2021 елның 1 апреленә кадәр Росстатның территориаль органнарына 2020 елга эшчәнлекнең төп күрсәткечләре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Бүген "Буа элеваторы" ҖЧҖ территориясендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Предприятие хезмәткәрләрен район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев сәламләде. Ул иң яхшы кар сыннары өчен бүләкләр тапшырды һәм коллективны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Чыршы бәйрәмендә элеватор ел дәвамында нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Соңыннан балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле җырлар һәм уеннар белән Яңа ел күңел ачу программасы тәкъдим ителде
Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
11 айда авыл хуҗалыгы оешмаларының табышы 107 млрд. сум булды, үсеш 12% тәшкил итә. Терлекчелек тармагына 63% - 67,3 млрд. сум туры килә. Шул исәптән сөт сатудан – 28 млрд.сум, терлек һәм кош итеннән – 34,6 млрд. сум. 2020 елның 11 аенда барлыгы 1 млн. 296 мең тонна сөт җитештерелгән (үсеш 5%), терлек һәм кош ите - 376 мең тонна (үсеш 3%).
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлаулар үткәрү нәтиҗәләре турында бәяләмә
Буа шәһәре «28» декабрь 2020 ел
Уздыру датасы: 28 декабрь 2020 ел
Уздыру урыны: ТР, Буа шәһәре, Р. Люксембург ур., 57, Ял үзәге
Уздыру вакыты: 09.00сәг.
Ачык тыңлаулар предметы: Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
Ачык тыңлаулар үткәрү өчен нигез: Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре башлыгының 2020 елның 27 ноябрендәге 16 номерлы «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында ачык тыңлаулар билгеләү хакында» карары.
Ачык тыңлауларның инициаторы – Буа муниципаль районы Буа шәһәре башлыгы Р. Р.Камартдинов.
2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.
2020 елның 25 декабрендә африка дуңгыз чумасы диагнозы расланган.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 20 декабрендә Татарстанда кыргый кабан дуңгызлары арасында африка дуңгыз чумасының беренче чыганагы Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркында ачыкланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халыктан, моны аңлап, җитди карауларын сорый. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, АЧС чыганакларын бетерү буенча эпизоотик чыганакның беренче зонасында дуңгызлар һәм дуңгызчылык продукциясе хуҗаларыннан аерып алына һәм юк ителә. Әлеге чаралар инфекциянең алга таба таралуын булдырмау максатыннан үткәрелә.
Хөрмәтле Буа шәһәре һәм районы халкы һәм кунаклары!
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хокукка каршы гамәлләр кылуны кисәтү максатыннан халык арасында уяулыкны арттыру аеруча мөһим булып кала.
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.
Уяу булыгыз!
Буа районы мәдәният идарәсе яңа костюмнар сатып алуда булышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Ранис Камартдиновка рәхмәт белдерә.
Яңа елның төп геройлары – һәр яңа ел бәйрәмнәрендә яшь буалыларны, ата-аналарны, район кунакларын сөендергән Кыш Бабай һәм Кар Кызының костюмнары 10 елдан артык яңартылмаган. Ранис Рафис улы ярдәме белән заявка кыска вакыт эчендә үтәлде һәм шушы көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яңа костюмнар алды. Коллекцияне ел символы - Үгез костюмы да тулыландырды. Триада ательесы костюмнары өчен рәхмәт белдерәбез, алар яңа ел кәефе булдыруга ярдәм итәрләр дип ышанабыз.
2020 елның 19 декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «The lights of Kazan» («Казан утлары») хәзерге заман популяр музыкасын башкаручыларның X Халыкара яшьләр музыка фестивале - конкурсы узды. Конкурс конкурста катнашучылар тарафыннан Оештыру комитетына җибәрелгән видеоязмалар буенча бер турда үтте. Буа данын район мәдәният йортының Мостафина Рамилә Рамил кызы җитәкчелегендә «Kids time» эстрада вокалы студиясендә тәрбияләнүчеләр яклады . Яшь вокалчылар Рамина Мәхмүтова, Дарья Федотова, Рания Шәрәфетдинова, Дарья Иванова һәм Регина Шәрәфетдинова күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, җиңү яулаганнар инде. Бу юлы да безнең кызларны уңыш көтте. Яшь талантларыбыз фестиваль-конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булдылар. Мондый уңышлы чыгыш, әлбәттә инде, кызларның озак һәм тырыш хезмәте, педагогның һөнәри осталыгы һәм ата-аналар ярдәме нәтиҗәсе булды.
1 гыйнвар- Ырынгы, Татар Буасы , Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Үгез куагы.;
2 января - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
3 гыйнвар – Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;
4 гыйнвар - Кайрево, Нурвахит, Алших, Теңкәш, Иске Суыксу, Яңа Суыксу;
5 гыйнвар –Зур Фролово, Зур Кырлаңгы, Бикмураз, Түбән Наратбаш, Күл Черкене , Лашчы тимер юл разъезды поселогы, Степановка,Каенлык;
6 гыйнвар – Яңа Чәчкап, Әхмәт, Яңа Куҗак, Кыр Тәүгелдесе, Норлат, Кыр Әнәле, Кайбыч, Югары Наратбаш, Чурак;
7 гыйнвар - Ташкичү, Аксу, Бик-Үти, Исәк, Атабай-Әнкәбә, Әлки, Югары Лашчы, Тәүгелде, Татар Аксуы, Чуаш Аксуы;
8 гыйнвар - Әлши, Раково, Новоселки, Таковар, Чуаш Киштәге, Иске Мәртле, Канава, Яскүл, Шәмәк, Чуаш Биморзасы,Яңа Мәртле;
9 гыйнвар - Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Иске Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы , Иске Тинчәле , Боерган, Чуаш Сарыкамышы, Иске Борындык, Татар Биморзасы, Кече Боерган,Күшке;