2019 елда «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 2,5 мең гектардан артык урман торгызылды. Бер ел эчендә 1770 гектар мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылды. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының төп максаты -2024 елга карата 100% ка карата урманнардан файдалану һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү. «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте» дигән ике максатчан индикатор билгеләнде.
2020 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 млн сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән урман хуҗалыгы, урман янгыннары техникасы һәм җиһазлары сатып алуга – 46,4 млн сум. Бу акчаларга 4,8 мең га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару, 11 тоннадан артык орлык әзерләү һәм 30 млн. нан артык үсенте үстерү планлаштырыла.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән узган кешеләр, башка кешеләргә караганда, коронавирус инфекциясе йогынтысына дучар ителәләр. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйләреннән чыкмаска киңәш ителә.
Буада өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар ярдәмгә килә, алар ялгыз гражданнарга ярдәм итә, өйләренә азык-төлек һәм медикаментлар китерә, бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча түләү мөмкинлеге дә бирә.
Бүген, социаль хезмәткәрләр арасыннан волонтерлар Буа муниципаль районының ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова янына бардылар һәм аңа торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн түләү мөмкинлекләрен үзләштерергә булыштылар. Ул волонтерлар ярдәмендә телефонда «ТР хезмәтләре» кушымтасын урнаштырды һәм әлеге кушымта белән эшләргә, өйдән чыкмыйча ТКХ хезмәтләре өчен түләргә өйрәнде
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Пенсия фондының шәхси кабинеты аша фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә www.pfrf.ru к
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
“Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда эш башлаучы фермерлар үз эшләрен ачу өчен “Агростартап” программасы буенча 6 млн. сумга кадәр грант алырга мөмкин. Заявкалар 31 мартка кадәр кабул ителә.
Хәзерге вакытта медицина битлекләренә ихтыяҗ зур, ә даруханәләрдә аларны табу кыен.
Тегүче Рамилә Әхмәтова битлекләрне мамык-кәгазь тукымадан ике катламга тегәргә киңәш итә һәм моны һәркем башкарып чыга ала дип саный. Буалыларга ул иң җиңел вариантны күрсәтте. Бер битлек өчен 20х20 сантиметрлы ике кисәк тукыма һәм 5х12 сантиметрлы тукыма кирәк. Зур кисәкләрне бер-береңә уң як итеп саласың, ике яктан тегеп үтәсең дә, чигендерәсең. Тегелмәгән якларда ирекле бөрмә ясыйсың һәм вакытлыча булавка белән беркетәсең. Кечкенә кисәкләрдән резинка куеп буларлык манжетлар ясыйсың.
Менә шундый күп тапкырлар кулланырлык битлек килеп чыга. Әлбәттә, аларның берничә булуы тагын да яхшы. Киеп йөргәннән соң, юарга һәм үтүкләргә киңәш ителә.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «ТАССРның 100 еллыгы-үзеңне тикшер!.» Бүгенге көндә белем бирү проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык татарстанлы катнашты. Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәлеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.
Буалыларны да белем бирү проектында катнашырга чакырабыз. "ТАССРның 100 еллыгы- үзеңне тикшер ! республика онлайн-тесты " проектының рәсми сайты- к http://100 кtassr.tatar .
Проектның оештыру комитетының контакт телефоны: 89600510968.
Яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, гражданнардан документлар һәм белешмәләр кабул итү, социаль ярдәм чараларын рәсмиләштерү өчен, дистанцион ысулга күчерелде, дип хәбәр итә Буа муниципаль районында 15нче номерлы Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе.
Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020елның 18 мартында карантин очрагында эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен (алга таба – Кагыйдәләр) раслау турында 294 номерлы карар кабул ителде.
Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
Камал театры тамашачыларның үтеп керү мөмкинлеге чикле булу сәбәпле, онлайн-тапшырулар форматына күчте һәм үз спектакльләрен дистанцион рәвештә күрсәтә. Бүгенге көннән башлап иң күренекле татар спектакльләре театрның рәсми Youtube-каналында күрсәтелә.
Спектакльләрне бушлай карарга була. Видео-коллекция тулыландырылачак, диелә театр хәбәрендә.
Тамашачылар 1976 елдан 2015 елга кадәр чыгарылган спектакльләрне карый ала. Алар арасында «Әлдермештән Әлмәндәр», «Мулла», «Галиябану» һ.б. иң яхшы спектакльләр бар