ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

Г. Тукай исемендәге Татар филармониясе  концертларының онлайн трансляциясенә күчте. Видеоязмаларны филармония сайтында (https://tatfil.ru/about/vkz/) «Виртуаль концерт залы»  бүлегендә табарга була.

23 марттан 1 июньгә кадәр районда “Парклар маршы – 2020” халыкара табигатьне саклау акциясе  уза.

Аның кысаларында “Зөя буйлары” дәүләт заказнигы хезмәткәрләре яшь буында табигатьне, аерым сакланучы объектларны – сулыкларны, хайваннар дөньясын саклауны тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр.

 

Хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләр 80 яшьтән өлкәннәрне, I төркем инвалидларны  караган өчен булачак иминият пенсияләренә баллар туплый алалар

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы ел башыннан  транспорт чараларын теркәүгә түбәндәге яңалыклар кертелде

Бөек Җиңүнең юбилейлы елы уңаеннан тагын бер сугыш ветеранының – Буа шәһәрендә  гомер итүче Рәшит ага Долговның йортын ремонтладылар. Мондый бүләкне аңа “6 номерлы ПМК” җәмгыяте ясады

Йөз илледән күбрәк илне чолгап алган коронавируска каршы Буада да аерым санитар эпидемиологик режим кертелде. Рәсми мәгълүматларга карганда, Татарстанда (26 мартка) 10 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле. Якында гына булган вируска каршы ниләр эшләнә.

Районда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен “кайнар” линия эшли башлады. Мө-рәҗәгать итүчеләргә волонтерлар азык-төлек, дарулар алып кайтып би-рәчәкләр. Бу республикада кертелгән аерым санитар-эпидемиологик режим бе-лән бәйле. Телефоннар: (8-84374) 3-35-35, 3-38-05. Волонтерлар тарафыннан продуктлар, дарулар сатып алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү ялгыз (ялгыз яшәүче), өлкән кешеләр (инвалид) исәбеннән башкарыла.

ТРдагы Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсеннән алынган мәгълүматка караганда, районда чит илдән кайтып, үзизоляциядә торучы 76 кеше исәпләнә.

Алар Россия Федерациясе территориясенә кайткан көннән 14 календарь көн дәвамында карантинда  торырга тиешләр. Үзизоляциядә  булучыларның сәламәтлеге белән медицина учреждениесе, ә карантин режимын үтәве белән Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсе кызыксына, кирәк икән, хокук саклау органнарын да җәлеп итә. 

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда Күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр. Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вирустан саклау зарурлыгына бәйле.

 


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы санда тамашачыларны җыйды. Яраткан тамашачының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше карады. Чыгышны «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә трансляцияләделәр. Концерт Татарстан йолдызларының онлайн-чыгышлары сериясендә беренче булды, алар шул рәвешле  карантиндагы кешеләрнең кәефен күтәрде һәм коронавируска каршы көрәш чараларын үтәргә  күбрәк халыкны җәлеп итү максатларында уздырдылар.

 "Зур залда тере концерт атмосферасын бернәрсә дә алыштыра алмый, әмма хәзер безгә барыбызга да бер-беребез турында кайгыртырга кирәк. Өйдә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгыз, табиблар — чын геройлар турында уйлагыз!"- дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга.

Җырчыны яратучылар артистның мондый игелекле башлангычын шатланып кабул итте —  сәгать ярым трансляциядә геә дә 3,5 мең шәрех килгән. Концерт бөтен дөнья буенча тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә, Төркиядә, Испаниядә, Австралия, Конго шәһәрләрендә карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов эстафетаны Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Башкортстаннан килгән талантлы һәм харизматик җырчының да үз тамашачысы бар. Аның тавышы һәм сөйкемлелеге берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә фикер алыша торган төп интрига-Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы.

Бүген кич белән Ришат Төхвәтуллин концерты трансляциясен карагыз! Чыгышны «Вконтакте» һәм «Одноклассники» кебек Татарстан интернет-ширкәтләренең рәсми мәйданчыкларында да күреп була: https://vk.com/nashtatarstan https://ok.ru/nashtatarstan.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International