28 марттан 5 апрельгә кадәр бөтен республика буенча, шул исәптән Буада да, барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылачак. Бары азык-төлек кибетләре генә эшләячәк.
Узган елның ноябрь аенда буалылар референдумда катнашып, халыктан 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыюны хуплап, үзара салым җыю референдумында катнашты.
Быел җыелган акчалар шулай ук тротуарлар төзүгә юнәлдереләчәк, дигән карар кабул ителде. Шәһәрдә ике ел эчендә үзара салым акчасына 5 километрга якын тротуар салынган. Рәсми мәгълүматларга караганда, (27 мартка бирелгән мәгълүматлар) бу максатларга халыктан 2 миллион 687 мең сум акча җыелган. Беренче кварталда җыелган акчаларга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә һәр җыелган сумга 4 сум исәбеннән субсидия бирелә. Шуңа күрә 1 апрельгә кадәр кергән акчалар мөмкин кадәр күбрәк тротуарлар төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Җир сәгате акциясе Россиядә инде 12 нче тапкыр үткәрелә. Бу елда акциянең төп темасы - экологик активизм. Кампания барышында һәр катнашучы планетабызны саклауга үз өлешен кертә ала.
Акциядә катнашу өчен буалыларга, оешмаларга һәм район предприятиеләренә 2020 елның 28 мартында 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) архитектура-декоратив яктыртуны һәм административ биналарның кизү торуын, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын сүндерергә кирәк.
Узган ел «Җир сәгате» акциясендә дөньяның 188 иле катнашты. Инициатива ике миллиардтан артык кешене, шул исәптән Россиядә яшәүче 30 миллионга якын кешене җыйды.
Җир сәгатенә кушылыгыз! 60.wwf.ru и
Һәркем булдыра ала! Ә бергә без күбрәк булдырабыз!
Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген көндә язгы кыр эшләренә түбәндәге районнар кереште: Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары.
Буа муниципаль районындагы 15 номерлы Республика матди ярдәм үзәге бүлеге Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин йөкләмәсе нигезендә, коронавирус йогышы таралу куркынычын минимальләштерү максатларында, 2020 елның 1 октябренә кадәр (6 айга) түләү чоры 2020 елның 30 сентябренә кадәр чыга торган Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чараларын бирү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә.
Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
Кичәге онлайн-концертта Ришат Төхвәтуллин Салават Фәтхетдиновтан да күбрәк аудитория җыйды! Казанның «Мураками» төркеме солисткасы Диләрә Ваһапова нәрсә белән җавап бирәчәк?
Бүген 19:00 сәгатьтә "Татарстан Республикасы" рәсми берләшмәләрендә ВК һәм ОК да трансляцияләү түбәндәге сылтамада:
https://vk.com/nashtatarstan
https://ok.ru/nashtatarstan
Дуслар, әйдәгез, өйдәге вакытны файдалы итеп уздырыйк, якыннарыбыз белән аралашу өчен вакыт табыйк, яраткан артистларыбызны тыңлыйк!
Үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз!
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов белән Исәк авыл җирлеген карап чыктылар: "Авангард" машина-трактор паркында, Әлфинур Кыямованың крестьян-фермер хуҗалыгында да булдылар. Җитәкчеләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар, белгечләр һәм хуҗалык эшчеләре белән аралаштылар. Орлык әзерләү буенча чәчү алды чаралары комплексында иң мөһим этапларның берсе – орлык агулауга бүгенге көндә "Ямбулат", "Авангард" хуҗалыклары кереште.
Быел 42 бала дөньга килгән (мәгълүматлар 24 мартка) районда. Шуларның 22се кыз, 20се - ир бала. Иң “баһадир” сабый 4 килограмм 360 грамм, иң кечкенәсе 2 килограмм 100 грамм гәүдә авырлыгы белән туган.