ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

31 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк паркында Яңа ел геройларының - Кыш бабайларның һәм Кар кызларының парады узачак.

Парадта Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары вәкилләре катнашачак. Җиңүчеләргә бүләк сертификаты тапшырыла. Парадта катнашу өчен гаризалар  2019 елның 30 декабренең  12.00 сәгатькә кадәр 8(84374) 3-21-09 телефоны аша яисә электрон почтага кабул ителә teatr.rdk@mail.ru

Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның мәдәният йорты белән берлектә «Тылсым ишек шакый» дигән акция уздырганнар.

Акцияне оештыручылар Кыш Бабай һәм Кар кызы булып сәләмәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә бардылар һәм якынлашып килүче 2020 нче ел белән котладылар.

Кыш бабай һәм Кар кызы һәр балага бүләк тапшырды, ә балалар аларны үзләренең шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 25 декабрьдә,  Бөек Ватан сугышы ветераны Украинская Анастасия Алексеевнага 95 яш тулды.  Истәлекле  олы юбилее белән Анастасия Алексеевнаны Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Мария Литвина һәм үзәк белгече М.Х. Кулеева котладылар. Юбилярга  нык сәламәтлек, имин көннәр теләп,  истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Анастасия Алексеевна 1924 елның 25 декабрендә ТАССРның Буа районы Васильевка авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлый. 1942 елдан Украинада (Полтава, Одесса, Перевалочный) Зенит полкының 310 бүлегенә телефончы булып хезмәт итә. Җиңүне Румыниядә каршы ала. Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков медале, «Фронтовик 1941-1945 » билгесе, башка юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 2015 елдан Анастасия Алексеевнага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәт күрсәтә.

Казаннан "Буа якташлыгы" җирле иҗтимагый оешмасы әгъзалары быел да традицияне бозмаганнар - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка яңа ел бүләкләре белән килделәр.

Очрашуны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова ачты. Беренче чиратта ул район үсешенә зур өлеш керткәннәре, халыкның икътисади һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән хәйрия эшчәнлеге өчен барлык якташларга рәхмәт белдерде. Шулай ук, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барысына да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

21-24 декабрьдә Казанда Бөтенроссия каратэ турниры узды. Турнирда мактаулы кунак булып Россия Федерациясе Герое, ФСБ генерал майоры Андрей Мерзликин, Россия Көрәш сәнгате берлегенең башкарма директоры,  Гиннес рекордчысы, шихан Рамил Габбасов, ТР Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов катнашты.  Россия Федерациясенең 24 регионыннан спортчылар җыелды.

  Буа муниципаль районының һәм Буа шәһәренең  Каратэ федерациясе спортчылары, Андрей Смирнов һәм Руниза Сабитова җитәкчелегендә шөгыльләнүче «САПСАН» көрәш сәнгате клубы укучылары каратэ буенча бик уңышлы чыгыш ясадылар.  Алар Бөтенроссия турниры кысаларында балалар фестивалендә призер булдылар:

- Хөсәенов Риназ-3 урын умитэ төрендә

-Идерисов Реналь-2 һәм ике өченче урын

- Смирнова Варвара - 2 өченче урын

  Төп турнирда  кумитэда Ислам Исламов абсолют категориядә алтын медаль алды. Буадан  Данила Смирнов  абсолют чемпион булды, ул ике дисциплинада ката һәм кумитэ төрендә җиңде. Ислам Исламов һәм Данила Смирнов  бөтенстиль каратэ буенча 3 спорт(олылар) разряды нормативын үтәделәр.

  Спортчыларыбызны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

   Социаль партнерлык практикасын үстерүдә һәм камилләштерүдә актив катнашканы өчен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - «Буа муниципаль районы Мәгариф идарәсе»  МКУ башлыгы Илгиз Фәрид улы Ханбиков Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең  «Социаль партнерлык өчен» Күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

КОТЛЫЙБЫЗ!

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуның өстенлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

а) хезмәт күрсәтү белән бәйле мәгълүмат алу мөмкинлеге;

б) дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларын гадиләштерү;

б) хезмәт күрсәтү белән бәйле вакытлы чыгымнарны кыскарту;

в) гражданинның гаризасы буенча эшнең һәр этабында мәгълүматлы булуы;

г) йорт яисә эш компьютерыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза бирү мөмкинлекләре;

д) электрон документ әйләнеше системасын кертү нәтиҗәсендә бюрократик киртәләрне бетерү;

е) чиновниклар белән шәхси аралашканда барлыкка килә торган коррупцион куркынычларны киметү.

   Шәһәренең Яшьләр паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Кунакларны Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бәйрәмгә җыелган балалар Кыш Бабай, Кар Кызы һәм  башка әкият персонажлары белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыскасы, бәйрәмдә менә дигән атмосфера хөкем сөрде - Яңа ел музыкасы, мәзәкләр, күңелле һәм шатлыклы көлүләр яңгырады.


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Заманча шугалак "Арктика" боз сарае артында урнашкан.  Шугалак өчен бортлар Казаннан китерелгән һәм "Мәрхәмәтле боз" республика программасы буенча урнаштырылган. Аның мәйданы 1500 квадрат метр тәшкил итә. Кичләрен җылытыла торган кабиналар һәм тимераякларны прокатка алу да эшлиячәк.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты: эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән, шимбә 15.00 сәгатьтән.

 2, 3,4, 6, 8 гыйнвар көннәрендә  каты көнкүреш калдыкларын чыгару 15.00 сәгатьтән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International