ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 4 октябрендә 14.00 сәгатьтән башлап Буа ш., Жорес ур., 110А адресы буенча, Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин гражданнарны шәхсән кабул итә.

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоны: (84374) 3-56-41.

Хөрмәтле буалылар! Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, 1 октябрь көнне Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнары прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе территориаль бүлекчәләре белән берлектә алимент түләүләрен түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрелә.


Гражданнарны кабул итү Буа шәһәре, Жорес урамы, 110А йорт адресы буенча Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында узачак, белешмәләр өчен телефон (84377) 3 56 41.

"Сетевая компания" ААҖ филиалы Буа электр челтәрләре электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару турында хәбәр итә, шуңа бәйле рәвештә 3, 4, 7, 8, 9 октябрьдә 9:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр Буа шәһәренең Тимер юл урамы №2 - 148 (җөп ягы), Комаров урамы № 1 - 141, Ш.Абдрахманов урамы №1 - 17, Вахитов урамы №169 - 191 (так ягы), Полевая урамы №1 - 36, Җиңүнең 65 еллыгы  урамы тулысынча, Җамалиева урамы №1-90, Г. Исхакый урамы №1-79, Дала урамы №1-70 адресы буенча урнашкан торак йортларны, шулай ук ПМК - 123, НСС, АЗС (Көнбатыш п.), автобазаны, су алу станциясен, мәктәпне, балалар бакчасын, кибетне электр белән тәэмин итүне вакытлыча туктатып тору планлаштырыла

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,  26 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 6246 гектарында, ягъни  40 процентында уңыш җыеп алынган. Алардан иң күп – 8918 гектар мәйдан биләүче татлы тамырның 37 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 85, “Ямбулат”та 55 процент тәшкил итә. 

Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 56162 тоннасы, ягъни 71 проценты базланган. Һәр шартлы баш терлеккә хәстәрләнгән азык берәмлеге күләме 23,5 центнер тәшкил итә. “Авангард” агрофирмасында бөртек өчен кукуруз суктырырга да керештеләр. Биредә әлеге культура 800, район буенча 1180 гектарда чәчелгән.

Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 23790  тонна салам җыелган,  36628 гектар мәйдан туңга сөрелгән.

Буа муниципаль районының "Авангард" агрофирмасы бөртеккә кукуруз җыюга кереште. Быел хуҗалыкта агрокультура өчен 700 га җир бүлеп бирелгән. "Уртача уңыш гектарыннан 60 центнер тәшкил итә. 4200 тонна кукуруз җыярга планлаштырабыз, шуның 1500 тоннасынан җәлеп ителгән ашлык җитештерәчәкбез, калганын дуңгызларга катнаш азык әзерләүгә озатачакбыз. Хәзер иң мөһиме, яңгырлар урып-җыюга комачауламасын иде", - дип хәбәр итте "Авангард" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов

26 сентябрьдә Буа медицина училищесында "медицина һәм социаль карау"компетенциясе буенча WSR һөнәри осталык Региональ чемпионатының I этабы узды. Чемпионатта 101, 301,302, 401 төркем студентлары катнашты. Балларны санау нәтиҗәләре буенча призлы урыннар: I урын - Халитова Рәзилә, II урын-Чайкина Юлия, III урын-Җәләлова Әлфинә. Яшүсмерләр арасында Абдулкадырова Диләрә җиңүче булды. I этапта җиңүчеләр региональ чемпионатның II этабында катнашу өчен җибәрелә, ул Казан медицина көллияте базасында узачак. Уңышлар телибез!

Кичә Буа шәһәренең "Молодежный" паркында "Көзге яфраклар музыкасы" мәдәни үсеш үзәгенең иҗади сезоны ачылды. Бу яңа уку елы башлануын һәм иҗат берләшмәләре түгәрәкләре эшендә яңа креатив идеяләрне тормышка ашыруны аңлата. Мәдәни үсеш үзәгендә тәрбияләнүчеләр җыр, бию, музыка уен коралларында-курай, баян, балалайкада, шулай ук актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар музыкаль номерлар күрсәттеләр, тамашачыларга күтәренке кәеф һәм күп кенә якты хисләр бүләк иттеләр.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр бәйрәм уңаеннан районның өлкән яшьтәге кешеләренә бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелә, 5 һәм 6 октябрьдә – бушлай мунча хезмәте.
Чәчтараш хезмәтләре Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт, Р.Люксембург  урамы 153 йорт, 1 бина адресы буенча күрсәтелә. Мунча хезмәте – Буа шәһәре Арефьев урамы, 12 йорт адресы буенча.
Хезмәт күрсәтү өчен үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы, СНИЛС булу зарур.

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров     «Татарстан  Республикасының  цифрлы   моделе» проектын агмәлгә ашыру  буенча  эшче  киңәшмә  уздырды.   

Фикер алышуда  Татарстан  Республикасы дәүләт идарәсен, мәгълүмати  технологияләрне һәм элемтәне цифрлы  үстерү министры  урынбасары Булат Исмаәгыйлев һәм «Иннополис» университеты  вәкилләре  катнашты.  

Бүген, 26 ноябрь көнне, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Буа җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре «Яшь Гвардия» белән берлектә, ветераннарны Өлкәннәр көне белән котладылар һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International