Быел "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе 2019 елның 6-29 сентябрендә узачак. Өмәгә катнашырга һәм шәһәрне, бистәне, мәктәпне, паркны, ишегалны җыештырырга һәркем, яшенә, җенесенә, һөнәренә карамастан, кушыла ала. Өмәнең максаты-экологик куркынычсызлык, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатькә сак караш мәсьәләләре борчый торган кешеләрне берләштерү. Бу һәрберебез өчен дә яхшы эшнең аерылгысыз өлеше булырга һәм дөньяны безнең тирә-юнебездә чистарак һәм куркынычсызрак итәргә мөмкинлек!
Агымдагы елның 6 маеннан профилактик медицина каравы һәм 18 яшьтән өлкәнрәк халыкны диспансерлаштыру үткәрүнең яңа тәртибе гамәлгә керде. Әгәр моңа кадәр диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелсә, хәзер бу тәртип 18дән 39 яшькә кадәргеләр өчен генә гамәлдә калды. 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар аны ел саен үтә ала. Профилактик медицина каравы һәм диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында 18дән 64 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен түбәндәге бердәм медицина чаралары каралган. Алар анкеталаштырудан, гәүдә авырлыгы индексын исәпләүдән, артериаль кан басымын үлчәүдән, канда гомуми холестерин, глюкоза күләмен ачыклаудан, 39 яшькә кадәргеләрнең йөрәк-кан тамырларының чагыштырмача рискын, 40тан 64 яшьтәгеләрнең абсолют рискын ачыклаудан, 2 елга бер тапкыр флюорография узудан, 35 яшьтән 64 яшьтәгеләр өчен электрокардиография үткәрүдән, 40тан 64 яшьтәгеләр өчен күз басымын үлчәүдән һәм канның гомуми анализын алудан, тирене, иреннәрне, авыз куышлыгын тикшерүдән, калкансыман бизне, лимфа төеннәрен пальпацияләүдән, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 2 елга бер мәртәбә тизәкне яшерен канга тикшерүдән, 45 яшьтә эзофагогастродуодендоскопия (ЭГДС) үткәрүдән һәм табиб-терапевт кабул итүдән гыйбарәт. Моннан тыш аерым процедуралар да бар. Ир-егетләр 45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьләрдә канда простата-специфик антигенны ачыклауга анализ тапшыралар. 39 яшькә кадәрге хатын-кызлар өчен фельдшер яисә табиб-акушер каравы, 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 2 елга бер тапкыр сөт бизләренә маммография үткәрү кертелгән.
Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) порталында (www.gosuslugi.ru) алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез. Шул исәптән физик затлар тарафыннан салым һәм салым түләүләре буенча бурычлар булу турында мәгълүмат алу, салым декларациясе тапшыру; юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны теркәү, салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар турында, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салым һәм җыемнарны исәпләү һәм түләү тәртибе, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнары һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре турында мәгълүмат бирү, шулай ук салым хисаплылыгы формаларын бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату һәм башкалар.
Киләсе елның октябрь аенда чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк. Аңа әзерлек һәм үткәрү буенча җаваплы итеп Россия дәүләт статистикасы хезмәтчелеге билгеләнгән. Яшел Үзән шәһәре дәүләт статистика бүлегенең (Буа шәһәре) баш белгеч-эксперты Марс Дәүләтшин сүзләренә караганда, районда халык санын алуны үткәрү өчен йортлар исемлекләрен актуальләштерү башланган. Әзерлекнең календарь планы буенча махсус сайланган теркәүчеләр август-сентябрь айларында шәһәр һәм авыллар торак пунктлары территорияләрен бу максатта йөреп чыгачаклар. Бер теркәүчегә уртача көнлек нормадан – 30 көндә 600 йортны барлау исәбеннән чыгып, республика буенча барлыгы 1000гә якын теркәү участогы формалаштырылган. Теркәүчеләр алдында халык санын алуны үткәрүгә әзерлекнең башлангыч этабында мөһим һәм җаваплы эш башкару тора. Йортлар исемлеген актуальләштерү һәм 2020 елда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүнең оештыру планын төзү – халыкны исәпкә алуны тулы күләмдә һәм сыйфат белән башкаруны тәэмин итү өчен кирәкле әзерлек чарасы. Исемлекләрне актуальләштерү барышында алынган мәгълүматлар халык санын алуны үткәрүнең оештыру планы нигезе булып тора. Теркәүчеләр эше нәтиҗәләре, шулай ук торак биналар күләме һәм яшәү урыны яки бу вакытта булу урыны буенча аларда яшәүче һәм теркәлгән затларның исәбе турында административ мәгълүматлар буенча картографик материалга һәм халык санын алуга әзерлек, үткәрү һәм нәтиҗә ясау буенча автоматлаштырылган системага йортлар адреслары исемлегенә төгәллекләр кертелә.
2017 елның 28 декабрендәге федераль законын нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче баласын тудырган яисә уллыкка һәм кызлыкка алган әниләргә айлык түләү бирелә башлаган иде. Ул гаиләдә җан башына айлык керем мөрәҗәгать итү елыннан алда килүче елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкырдан да зуррак булмаган очракта билгеләнде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан аны җан башына керемнәре яшәү минимумы зурлыгыннан 2 тапкырдан күбрәк булмаучылар балага өч яшь тулганчы ала алачак.
15 август көнне 13.30 да "Татарстан 24" телеканалында туры эфирда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы вәкилләре катнашында "Торак-коммуналь Советлар" программасы булачак. Сүз законнардагы мөһим үзгәрешләр, шул исәптән "дача амнистиясен" яңадан әшләтү һәм күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән законның 13 августта үз көченә керүе турында барачак.
Буа шәһәр башкарма комитетында телефон номерлары үзгәрде: 3-30-84 (кабул итү бүлмәсе), 3-30-83 (белгечләр), Буа муниципаль районының Буа шәһәре Советы: 3-30-65 (шәһәр башлыгы урынбасары) номерлары буенча шалтыратырга кирәк.
Буа Су каналы хәбәр итә: Буа шәһәренең Энгельс һәм Ефремов урамнары киселешендәге авариягә бәйле рәвештә , бүген 13 сәгатьтән үзәк су алу җайланмасыннан су бирү туктатыла. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең түбән өлешендә яшәүчеләр сусыз калачак. Ремонт эшләре аварияне бетергәнче башкарылачак.
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район башлыгы Марат Җәббаров озатуында, социаль объектларда булдылар һәм аларда үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты белән таныштылар. Алар "Батыр" спорт мәктәбендә, Буа шәһәренең Ленин урамы буенча яңартылган бинада, реконструкциядән соң мәктәптән тыш эшләр үзәге шунда күчте, булдылар. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру»Федераль проекты кысаларында төзелгән яңа скверны бәяли алдылар.
Буа районында Күл Черкене авыл җирлегенең Лашчы тимер юл разъезды бистәсендә футбол мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты. Бу авылның инициативалы кешесе Айзат Йосыпов ярдәме белән мөмкин булды. Ул бистә яшьләренә, футбол яратучыларга ярдәм итүләрен һәм туган авылларында спорт мәйданчыгын Президент янына төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.