ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

Район каршындагы казанышлары, аның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм актив җәмәгатьчелек эшчәнлекләре өчен Марат Мансур улы Айзатуллинга, Нил Гомәр улы Фәйзетдиновка “Буа муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме бирелде.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 8 августта, Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булды. Район башлыгы Марат Җаббаров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов озатуында ул «Авангард» ҖЧҖ агрофирмасында урып-җыюның торышы белән танышты, Дәүләтшин Җәмил һәм Салаватуллин Фирдүс крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.
Һава торышының начар булуы урып-җыю кампаниясе темпларының түбәнәюенә сәбәп булса да, район игенчеләре аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Урып-җыю кампаниясе барышы күрсәткечләре буенча район хуҗалыклары арасында «Авангард» ҖЧҖ алдынгылардан санала, бүгенге көндә алар бөртеклеләрнең 30% ы җыелган. Икенче урында – «Дружба» агрофирмасы, өченчедә - «Заря " ҖЧҖ.

6 яшьтән 17 яшькә кадәрге Татарстан балалары, шулай ук 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр «Театраль Идел буе»дип аталган студентлар һәм мәктәп театр коллективларының округ фестивале өчен афишалар конкурсында катнаша ала. Конкурс РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты балаларның һәм яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, шулай ук аларның игътибарын фестивальгә һәм театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан уздырыла.
Катнашу өчен гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә, ә конкурс нәтиҗәләре ноябрь ахырында билгеле булачак.

Буада ооешмалар һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар уза. Кичә Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә районның медицина оешмалары коллективлары белән очрашу булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты. Шулай ук чарага районның социаль учреждениеләре, хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.    

Чарада  Татарстан  Республикасының  муниципаль районнарындагы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләренең    селекция-нәсел эше  буенча  хезмәтләре  вәкилләре  һәм башка җаваплы  затлар  катнашты.  


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Әгәр сезнең  күңелегездә   күптән  инде  үзегезнең туган  авылыгыз  турында сөйләү, яраткан авылыгызның  традицияләре  һәм матурлыгы турында  башкалар  белән  бүлешү  теләге  туган икән,  хәзер шуны  тормышка ашыра  аласыз.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы сезне  “Минем кече Ватаным”  конкурсында  катнашырга  чакыра.    

Конкурс   7 номинациядә үткәрелә:

8 август көнне 14.10 да "Бим-радио Казан"да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.

Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга үз көченә кергән, гражданнарны электрон култамга ярдәмендә башкарыла торган күчемсез милек белән алдау гамәлләреннән саклый торган закон турында сөйләячәк.  Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле дача амнистиясен озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.  Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, "урман амнистиясе" турындагы законны тормышка ашыру кысаларында, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында тәңгәл килмәүләрне бетерү өчен, махсус ведомствоара эшче төркем эшли, анда сорауларны судка кадәр тәртиптә хәл итү өчен кызыксынган затлар мөрәҗәгать итә ала (Казан, Авангард ур., 74).

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019  - 2024  елларга    «Агростартап» проекты буенча     «Фермерларга  ярдәм  системасын  булдыру һәм авыл  кооперациясен үстерү» төбәк  проектын  гамәлгә ашыру  кысаларында кече  хуҗалыкларда   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  эшчәнлеген үстерү, авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  эшкуарлык  субъектларына җәлеп  итүне  тәэмин  итү,   авылда  халыкны  эш белән  итүне  арттыру буенча  грант  бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын  сайлап алу  конкурсы  башлану  турында  игълан  итә.  

2019 елның 6 августында Кама Тамагының Үзәк стадионында кече шәһәрләр һәм районнар арасында футбол буенча ТР Беренчелегенең зона этабының икенче әйләнеше узды, икенче әйләнештән соң турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1 урын - "БАТЫР" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренер: Садыйков Р. Ф.), 2 урын - "Кама" Кама Тамагы ш.т.б., 3 урын - "Чүпрәле" Чүпрәле ш.т.б. Безнең спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!!! Аларга ТР Беренчелегенең финал өлешендә уңышлар телибез!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International