Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел эше буенча хезмәтләре вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 номинациядә үткәрелә:
8 август көнне 14.10 да "Бим-радио Казан"да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.
Программа кысаларында дәүләт регистраторы радиотыңлаучыларга үз көченә кергән, гражданнарны электрон култамга ярдәмендә башкарыла торган күчемсез милек белән алдау гамәлләреннән саклый торган закон турында сөйләячәк. Шулай ук Татарстан Росреестры вәкиле дача амнистиясен озайтуга бәйле рәвештә бакча участокларында күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү тәртибен аңлатачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе»турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, "урман амнистиясе" турындагы законны тормышка ашыру кысаларында, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы дәүләт реестрларында тәңгәл килмәүләрне бетерү өчен, махсус ведомствоара эшче төркем эшли, анда сорауларны судка кадәр тәртиптә хәл итү өчен кызыксынган затлар мөрәҗәгать итә ала (Казан, Авангард ур., 74).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.
2019 елның 6 августында Кама Тамагының Үзәк стадионында кече шәһәрләр һәм районнар арасында футбол буенча ТР Беренчелегенең зона этабының икенче әйләнеше узды, икенче әйләнештән соң турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1 урын - "БАТЫР" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренер: Садыйков Р. Ф.), 2 урын - "Кама" Кама Тамагы ш.т.б., 3 урын - "Чүпрәле" Чүпрәле ш.т.б. Безнең спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!!! Аларга ТР Беренчелегенең финал өлешендә уңышлар телибез!!!
Шушы көннәрдә Кайрево авылы халкы үзара салым акчасын үзләштерә – җыелган суммага авыл зираты тирәсен койма белән әйләндереп алдылар. Бу изге эшкә җирле халык күршеләрне – нурвахитлыларны да чакырып, өмә ясадылар.
Алших авыл җирлеге башлыгы Александр Андреев белдерүенчә, бу эш 2016 елда ук башланган булган. Ул елны средстволар зират территориясенең яртысын әйләндереп алырга гына җиткән.
Ырыңгы авылыннан рәссам-сынчы, укытучы Александр Алексеев (Сандр Пикл) Буа җирлегендә Казан ханлыгы чорында мөһим объект саналган урын булганлыгы турында әйтә. Ул — Карлы валы. Тиздән шул җирләрдә тарихи корылма барлыкка киләчәк.
Бүген Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Буа районына эш сәфәре кысаларында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Анда тәрбиягә һәм опекунлыкка бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды, Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлек проблемалары каралды. Моннан тыш, визитка йомгак ясалды, файдалы киңәшләр бирелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Органик продукциянең рәсми тамгасы яшел фонда ак яфрак төшерелгән рәсемнән, кириллицада һәм латын хәрефләре белән язылган «ОРГАНИК» дигән сүздән гыйбарәт була. Товарда бу тамганың булуы кулланучыга әлеге товарның һәм аны җитештерүнең илкүләм органик игенчелек стандартларына туры килүен күрсәтә.