Иртәгә, 10 августта, Бөтенроссия физкультурачылар көне уңаеннан, В.Трусенев исемендәге Үзәк стадионда спорт-массакүләм чаралар оештырыла.
Бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана. Программада: иң яхшы спортчыларны, физик культура хезмәткәрләрен һәм спорт ветераннарын бүләкләү, балалар веломарафоны, шахмат-шашка турниры, стритбол, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу, Буа шәһәре һәм Буа районы җыелма командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч, шулай ук ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.
Барыгызны да чарада актив катнашырга чакырабыз!
2019 елда Татарстан Пенсия фонды 10 меңгә якын дәүләт сертификатын тапшырды. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган дәвердә республикада Ана сертификатын алуга гаризалар саны 280 меңгә җиткән. Сертификат хуҗаларының 80% ы ана капиталы акчаларыннан тулысынча файдаланган. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталыннан 84 млрд. сум тирәсе акча түләнгән.
Туган якны өйрәнү музееның күргәзмә залы заманча итеп үзгәртеләчәк. Коллектив моңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган грантта җиңү бәрабәренә иреште.
Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, 14 октябрьдә Россиядә санлы эфир телевидениесенә күчүнең һәм аналог телетапшыруларны өзүнең соңгы этабы төгәлләнә. Димәк, район халкының “санга” күчүгә әзерлек өчен ике айлап кына вакыты калып бара.
Виолетта Вәлиуллина әнисе Альбина кебек көрәш буенча тренер булачак. Бүген ул Идел буе спорт һәм туризм академиясе студенты.
Биш яшеннән самбо, дзюдо, билбаулы көрәш белән шөгыльләнгән кыз киләчәктә кем булачагын күптән белә иде. Быел Адав-Толымбай мәктәбен тәмам-лап, кулына аттестат, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен алуга документларын академиягә илтеп бирде. Баллары яхшы, уку йортында гомуми физик әзерлек, һәм көрәш буенча сынауларны да уңышлы тапшырды. Башкача булу мөмкин дә түгел – дистә елдан артык көрәшче стажы булган һәм сигез яшеннән пьедесталга күтәрелә башлаган Виолеттаның бу өлкәдә җиңүләре санап бетергесез. Үзен районда, республикада гына түгел, Идел буе федераль округы, Россия күләмендә дә танытты.
Көннәр суытып җибәрү белән шәһәрдә индивидуаль җылытылуга күчерелүче квартиралар хуҗаларын бер сорау борчый башлады: ягу сезонына кадәр подрядчылар эшне тәмамлап өлгерерләрме?
Район каршындагы казанышлары, аның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм актив җәмәгатьчелек эшчәнлекләре өчен Марат Мансур улы Айзатуллинга, Нил Гомәр улы Фәйзетдиновка “Буа муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме бирелде.
Бүген, 8 августта, Буа муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булды. Район башлыгы Марат Җаббаров һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов озатуында ул «Авангард» ҖЧҖ агрофирмасында урып-җыюның торышы белән танышты, Дәүләтшин Җәмил һәм Салаватуллин Фирдүс крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.
Һава торышының начар булуы урып-җыю кампаниясе темпларының түбәнәюенә сәбәп булса да, район игенчеләре аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Урып-җыю кампаниясе барышы күрсәткечләре буенча район хуҗалыклары арасында «Авангард» ҖЧҖ алдынгылардан санала, бүгенге көндә алар бөртеклеләрнең 30% ы җыелган. Икенче урында – «Дружба» агрофирмасы, өченчедә - «Заря " ҖЧҖ.
6 яшьтән 17 яшькә кадәрге Татарстан балалары, шулай ук 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр «Театраль Идел буе»дип аталган студентлар һәм мәктәп театр коллективларының округ фестивале өчен афишалар конкурсында катнаша ала. Конкурс РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты балаларның һәм яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, шулай ук аларның игътибарын фестивальгә һәм театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан уздырыла.
Катнашу өчен гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә, ә конкурс нәтиҗәләре ноябрь ахырында билгеле булачак.
Буада ооешмалар һәм предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән традицион очрашулар уза. Кичә Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә районның медицина оешмалары коллективлары белән очрашу булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты. Шулай ук чарага районның социаль учреждениеләре, хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре дә чакырылган иде.