ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә, 10 августта, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова инициативасы белән, Буа муниципаль районының «Чайка»-«БОР» балалар сәламәтләндерү лагеренда коррупциягә каршы белем дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук намуслылык, җаваплылык, үтәү һәм гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләү максатыннан «Гадел квиз» интерактив-агарту чарасы узды. Чара район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа муниципаль районының мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская катнашында узды. Шулай ук чарага чакырылган кунаклар-Апас, Югары Ослан, Спас муниципаль районнары башлыклары ярдәмчеләре. Уенны " Бирмәскә-алмаска!" коррупциягә каршы республика яшьләр программасы җитәкчесе Алена Лапенкова һәм әлеге программа администраторы Адилә Фәттахова алып барды. Чараны үткәрү кысаларында катнашучылар 4 тематик тур уздылар: "Нәрсә? Кайда? Кайчан?» , "Филворд"," Кайда логика?" , "Финиш". «Гадел квиз» ахырында уенда җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.


10
август, 2019 ел
шимбә

Һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне алдыннан, Буа муниципаль районында районның төзелеш тармагы җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен хөрмәтләү булды.

Бүген шәһәрнең Үзәк стадионында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган спорт-массакүләм чаралар узды. Буа муниципаль районында "спорт һәм сәламәтлек" бәйрәме яшь спортчылар, тренер-педагоглар һәм спорт ветераннары өчен котлау һәм бүләкләүләрдән башланды. Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова спортчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Кичә, 9 августта, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның үзәк стадионында футбол буенча кече шәһәрләр һәм районнар арасында, 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының икенче әйләнеше булып узды.  Турнир нәтиҗәләре буенча икенче әйләнештән соң "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы 1 урынны яулады. 2 урында Апас шпт."Апас" командасы. 3 урынны Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокның "Кама" командасы яулады.

Кичә "Безнең ишегалды" проекты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутатлары күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Арефьев урамының 3, 3А йортларында һәм Некрасов урамының 29-нчы  йортта яшәүчеләр булачак ишегалды проекты турында ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин белән фикер алыштылар.

Бүген бөтенроссия физкультурачылар көне. Физкультурачылар, спорт ветераннарын бу уңайдан муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров котлый.


9
август, 2019 ел
җомга

Бүген Буа муниципаль районының җирлекара үзәк китапханәсендә республикабызның танылган язучыларының буалылар белән очрашуы булып узды. Анда Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Рифат Корбанов, профессор Ләйлә Минһаҗева, шагыйрә һәм якташыбыз Гөлнур Айзетуллова катнашты.

8 август көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен Мәдәни үсеш үзәге иҗат коллективы музыкаль-уен программасы үткәрде.

Чара барышында интернат-йорт яшәүчеләре викторинада, музыкаль-җыр уеннарында актив катнаштылар. Чара ахырында Рәшидә Хәсәнҗанова һәм Виктория Николаева башкаруында җырлар яңгырады.

Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар чарадан бик канәгать калдылар һәм уңай эмоцияләр алдылар.

17 август көнне Буа районының Карлы авылында җирле үзидарә органнары, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп коллективлары тарафыннан оештырылган «Кайтам туган ягыма» дип исемләнгән авыл бәйрәме узачак. Программада авыл имамы, кунаклар чыгышы, зур концерт программасы, уеннар, биюләр, балалар өчен батутлар эшләячәк. Чара 15 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында башлана.

Cез сатып алырга җыенган җир кишәрлегеннән,күчемсез милек объектыннан файдалануга бәйле барлык хәвеф-хәтәрләрне булдырмау өчен объект турында мәгълүмат җыярга кирәк. Территорияне куллануның аерым шартлары булган зонадагы участок исемлегенә керәме-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Мондый зоналарга электр энергетикасы, торбаүткәргеч, элемтә линияләре һәм корылмалары, мәдәни мирас объектлары, санитар-саклау зонасы һәм башкалар керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International