Президент Владимир Путин профильле ведомстволарга Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның октябренә күчерү мәсьәләсен эшләргә кушты. Мондый пункт Кремль сайтында бастырылган 5 июньдәге йөкләмәләр исемлегендә бар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда халык санын алуны үткәрү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның җәендә COVID-19 пандемиясе һәм яңа вирусның аз өйрәнелүе шартларында, киләсе елда эпидемиологик хәлне яхшыртуга исәп тотып кабул ителгән иде. Хәзерге вакытта илдә COVID-19 эпидемиясе белән көрәштә уңай динамика күзәтелә, акрынлап авыруның яңа очраклары кими, вакцинация программасы эшли башлады.
Шуңа бәйле рәвештә 2021 елның сентябре иң куркынычсыз чорда Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү өчен мөмкин булган дата буларак карала.
Май аенда В.В. Путин белән узган киңәшмәдә «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак чираттагы күчерүне тәкъдим итте. Ул июнь аена башланган халык санын исәпкә алу, ә сентябрь аена төгәлләү сайлау алды кампаниясенә туры килә дип аңлатты: Дәүләт Думасына сайлаулар сентябрь аенда узарга тиеш. » «Әгәр исәпкә алучылар һәм агитаторлар бер үк вакытта өйләр буенча йөрсә, бу кешеләрдә кирәкмәгән киеренкелек тудырачак, каядыр салу турыдан-туры ярсу да китереп чыгарачак», — дип билгеләп үтте Турчак.
Билгеле булганча, әлеге тәкъдим В.В. Путин тарафыннан хупланды һәм ул профильле ведомстволарга Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның октябренә күчерү турындагы мәсьәләне эшләп бетерергә кушты
Хәзерге вакытта әзерлек эшләренең төп комплексы башкарылган-исәпкә алу кәгазьләренең формалары расланган, җанисәпкә алу үткәреләчәк планшетларның төбәкләргә тапшырылган, барлык дәрәҗәләрдә исәпкә алу комиссияләре эше оештырылачак, исәпкә алучылар белән эшләргә теләүчеләр исемлеге формалаштырылган, сан алуның цифрлы карта нигезе булдырылган. Халык санын алу кыен булган районнарда бу эшләр башланды инде. Апрель аеннан май уртасына кадәр 140 меңгә якын кеше исәпкә алынган. Халык санын алу кыен булган районнарда сан алу 2021 елның декабрендә төгәлләнәчәк.
https://rosstat.gov.ru/folder/313/document/122777