Бүген илебез дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә!
Россия көне - милли бердәмлек символы ул. Бу көнне без илебез халыкларының ныклы дуслыгын, көчен һәм куәтен тоябыз.
Ә ил нәрсә соң ул? Бу кешеләр, бу ил гражданнары. Һәм тумыштан без барыбыз да ил гражданнары. Канун нигезендә 14 яшьтә паспорт алып, тулы вәкаләтле ил гражданнарына әвереләбез.
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында бүген 14 яшькә җиткән Буа районы яшьләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Без аларны бик мөһим документ, паспорт алу белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.