Мондый тәкъдимнәр социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе тарафыннан 2011 елның 29 октябрендә расланган.
Документ нигезендә, эш бирүчеләргә күмәк шартнамәләрдә яки локаль норматив актларда COVID-19дан вакцинация узучы хезмәткәрләргә ике түләүле ял көне бирүне күздә тотарга тәкъдим ителде. Кул куелган тәкъдимнәр регионнарга җибәрелде.
Хезмәт законнары нигезендә эш бирүчегә хезмәткәрләрнең хезмәтен оештыру мәсьәләләрен мөстәкыйль җайга салу өчен киң мөмкинлекләр бирелде.
РФ Хезмәт кодексының 5 статьясы нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу хезмәт законнары (хезмәтне саклау турындагы законнарны да кертеп) һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актлар, шул исәптән эш бирүченең локаль норматив актлары белән гамәлгә ашырыла.
РФ ТК 8, 22, 41 статьялары нигезләмәләреннән чыгып, өстәмә гарантияләр һәм компенсацияләр, шул исәптән коронавирус инфекциясеннән (COVID-19) вакцинация узган хезмәткәрләргә ике түләүле ял көнен бирү шартлары һәм тәртибе, эш бирүченең финанс-икътисадый хәлен исәпкә алып, күмәк килешү яисә локаль норматив акт белән билгеләнергә мөмкин.
Бу мәгълүмат Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләргә кагыла.