ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2019 ел
җомга

Буа медицина училищесында " Нәүрүз" бәйрәме узды. Бу көнне 1 курс студентлары арасында "Нәүрүз чибәре" конкурсын үткәрү традициягә кереп бара. Бүгенге конкурс берничә этаптан торды, алар кысаларында катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, фронтовик - шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗаты турында видеопрезентация әзерләделәр, аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. ​ ​Бәйгедә катнашучылар очрашуга әзерләгән милли ашларның хуш исе училище коридорларын, актлар залын  - коймак, чәк-чәк, бавырсак һәм бәлеш исе белән тулыландырды. ​ ​

 

Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына, шулай ук аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр булдыру турындагы указга кул куйды. Президент премияләре ел саен тапшырыла. Әлеге документ дәүләт башлыгының рәсми сайтында дөнья күрде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА (https://www.tatar-inform.ru/news/2019/03/22/646046/)

Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 23 мартында оператив фараз: Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Юеш кар һәм яңгыр кебек явым-төшемнәр көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көчәйгәндә урыны белән секундына 13 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы 0 градустан -5кә кадәр, көндез максималь һава температурасы +1 .º.+6 .º
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык. Сак булыгыз!

Уку йорты ишегалдында җанлы иде. Бәйрәм мәйданчыгы өстендә музыка яңгырады, бу кәефне күтәрде. Укучылар, бәйрәм уңаеннан, ярминкә оештырылды, анда тәм-томнар, камыр ризыклары, кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. Уку йорты территориясендә милли спорт уеннары оештырылды, Карга боткасы пешерелде, аның белән укытучылар, укучылар, ата - аналар, кунаклар-якын-тирә йортларда яшәүчеләр сыйланды. Балалар татар телендә җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм бик матур килеп чыкты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау комиссиясенә мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатучы видеоролик урнаштырды. Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова комиссиягә кем мөрәҗәгать итә ала, нинди срокта һәм нинди нигез булганда, дип аңлата.    Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=3xUMfmA1Dec&t=13s.

«Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча әйдәп баручы белгеч Санатуллина Э. И. Буа шәһәренең 2 нче лицейның "Яшь хәрәкәт инспекторы" түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә балалар хәрәкәте маршрутлары буенча белем бирү оешмасына җәяүле экскурсия үткәрелде. Чара барышында ул балаларның игътибарын урам-юл челтәре объектларына юнәлтте, җәяүлеләр кичү юллары буенча дөрес күчәргә өйрәтте.

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кыз тавышы пенсионерларны пенсия фонды органнарына күчерелгән акчалар турында шәхси банк счетына киңәйтелгән выписка сорап мөрәҗәгать итәргә чакыра. Ул, түләү документларында пенсия күләме " өлешчә" түләү дип язылган һәм  Пенсия фонды Ышаныч кәгазе буенча калган акчаны ала дип раслый.

Календарьда яз булса да, терлекләр әле кышлатуда санала. Район хуҗалыкларында аны быел ничек үткәрәләр, җитештерү күрсәткечләре кайсы якка “тарта”?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәүләтшин әйтүенчә, үткән елгы җәй үсемлекчелек тармагы өчен катлаулы булса да, барлык хуҗалыклар диярлек терлек азыгын җитәрлек күләмдә һәм сыйфат белән хәстәрли алган. Район буенча, концентратларны исәпкә алмыйча, һәр шартлы баш терлеккә 21,5 центнер азык берәмлеге тупланган. Аерым хуҗалыклардан әлеге сан “Ямбулат”та, “Коммуна”да, “Кыят”та, “Алан”да, “Умная ферма”да, “АгроНур”да, “Авангард”та тагын да югарырак.

Курчак һәм уенчыклар дөньясы бик зур. Ул кешеләр дөньсы белән чагыштырырлык, күләмнәре белән булмаса да, халык саны белән чагыштырганда өстенрәк. Чөнки безнең дөньяда һәр баланың  уенчыклары бар, кешеләр яки хайваннар рәвешендә - ягъни без курчак дип атыйбыз. 21 нче март көнне " Кояшкай" балалар бакчасында Халыкара курчак көне уңаеннан һәм Россиядә Театр елы кысаларында чара узды. Әлеге чара бөтен дөнья курчак театрларын һәм аларда эшләүче кешеләрне хөрмәтләү һәм данлауга юнәлтелгән иде. Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары балаларга курчак ясау тарихы турында сөйләделәр, ә балалар, үз чиратында, бәйрәмне матур номерлар белән бизәде.

Буа муниципаль районындагы «Гармония»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары белән шәһәр балалар китапханәсендә булдылар, анда Россиядә Театр елына багышланган күргәзмә ачылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны җирле драма театры актерларының биографиясе белән таныштырдылар, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, театрның сәнгатьнең теләсә кайсы төре кебек үк үз үзенчәлекләре һәм законнары, үз «әлифбасы һәм грамматикасы» бар икәнен аерым билгеләп үттеләр.
Чара җылы, дустанә атмосферада узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International