Труппа ел әйләнәсе диярлек гастрольләрдә, шул ыгы-зыгыда премьера да хәстәрләп өлгергәннәр. Яңа спектакльләр һәм планнар турында театрның директоры-баш режиссеры Раил Садриев сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты "Минем шәҗәрәм" дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә. Бу конкурста катнашу өчен Буа муниципаль районыннан өч катнашучы заявка бирде.
2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 37 227 электрон гариза эшкәртте. Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча иң яхшы муниципаль берәмлекләр бишлегендә - Казан шәһәре( 5 283), Яр Чаллы шәһәре (1 274), Тукай (2 211), Әлмәт(1 332) һәм Зәй районнары (1 280). Түбән Кама (959), Әгерҗе (830) һәм Буа (674) районнарында яхшы күрсәткечләр бар.
4 ноябрь көнне "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 12: 00 сәгатьтә " Көчле рухлы!" исемле, халыклар бердәмлеге көненә багышланган, шәхси ачык турнир узачак.
Бүген 70 яшендә Сибгатуллин Мәхмүт Заһидулла улы, "РАЙТОПСНАБСБЫТ" Буа базасының алыштыргысыз директоры кинәт вафат булды.
Сибгатуллиннар гаиләсенең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Җеназа бүген 12:00 сәгатьтә аның туган авылында - Буа муниципаль районының Яңа Чәчкаб авылында узачак
Интернет челтәрендә бердәм куркынычсызлык дәресе кысаларында «Светофорик» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Интернет дөньясында. Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.
Бүген Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камартдинов Ранис Рафис улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы катнашында гомуми белем бирү учреждениеләре коллективларына яңа директорлар тәкъдим ителде
Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Преодоление" клубы әгъзалары белән "барлык һөнәрләр мөһим" дигән чара уздырганнар.Дәреснең төп максаты яшьләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштыру, киләчәкнең сайлавы, тормыш кыйммәтләрен аңлау иде.
25 октябрьдә 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «Аргументы и факты Казан» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева белән туры линия булачак. Турыдан – туры линия темасы-бакчачылар өчен законнарда яңалык. Үткәрелә торган линия кысаларында 2019 елда бакчачылар өчен нәрсә үзгәрәчәген, хәзер үз участокларында төзергә мөмкин булуын, бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерү тәртибе һәм башка корылмаларга хокукларны рәсмиләштерү тәртибе ничек үзгәрүен белергә мөмкин булачак.
2018 елның 20 сентябреннән 19 октябренә кадәр Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы муниципаль архивларына грант ярдәме алуга конкурс үткәрде.
Аның кысаларында ике номинация буенча 15 грант уйнатылды:
- Россия Федерациясе Архив фонды документлары һәм башка архив документлары сакланышын тәэмин итү проектларына ярдәм итү (7 грант);
- Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм итү (8 грант).