Көндез Чуаш курчак тетры артистлары Буа дәүләт драма тетары бинасында балалар спектакле куялар.
Бу минутларда ул бара. Ә кич район мәдәният йорты сәхнәсендә Камал театры артистлары чыгыш ясаячак.
18 май көнне 16 сәгатьтә шәһәрнең Карл Маркс урамында урнашкан туган якны өйрәнү музеенда Халыкара музейлар көне билгеләп үтеләчәк.
Буа муниципаль район ЗАГС бүлегендә гаилә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә 50, 55, 60 ел бергә яшәүчеләрне тәбрикләделәр.
Кичә Буада Россиянең генә түгел, чит ил театр коллективларын да берләштергән халыкара фестиваль старт алды. Язгы фестиваль инде традициягә керде. Быел ул нәрсәсе белән гаҗәпләндерәчәк? Географиясе нинди? Тамашачыга нинди репертуар тәкъдим итәләр? Шуңа охшаш сораулар белән фестивальне оештыру идеясе башында торучы җирле театр җитәкчесе Раил Садриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
“Сәламәт озак яшәү” программасы кысаларында 18 майда шәһәрнең Ял үзәгендә 11дән 13 сәгатькә кадәр өлкәннәр өчен “Инсультны профилактикалау” темасына күнегүләр үткәрелә. Аларны “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча бүлекчәсе, “Зәңгәр тасма” хәйрия фонды, регионара клиник-диагностик үзәге оештыралар.
Буага Казан кооперация институты вәкилләре килде. Алар район җитәкчелеге, авыл җирлекләре, фермер хуҗалыклары башлыклары белән авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары оештыру нигезләренә багышланган укыту семинары үткәрделәр.
Соңарган яз, апрель ахырындагы көчле яңгырлар кыр эшләрен башларга мөмкинлек бирми торды. Инде көннәр тотрыклыланды һәм аграрийлар чәчү темпын көннән-көн арттыра баралар.
Бүген “Буа электр челтәрләре” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәрнең Боҗра юл янындагы мәйданга 60 чыршы, 30 тополь агачы утырттылар.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Хокук ярдәме көне үткәрә. Аның кысаларында Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча 10нан 13 сәгатькә кадәр гражданнар түбәндәге сораулар буенча консультацияләр ала алалар
Буада Җиңү көненә багышланган массакүләм чаралар уза. Шәһәребезнең үзәк мәйданында Җиңү Парады узды, анда Республикабызның Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, район җитәкчеләре, сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре, буалылар катнашты