Бүген Түбән Наратбашта Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар бүген узды. Башлап мәктәп укучылары, укытучылары “Үлемсез полк” сафында инде якты дөньяда булмаган якыннарының зурайтылган фотоларын торып Түбән Наратбаш, Бикмураз авыллары урамнарын әйләнделәр.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән берлектә бәйрәм котлавы белән сугыш ветераннарына, тыл хезмәкәрләренә чыктылар
Чурак авылында яшәүче Галина Попованың язмышын сугыш язды. Ул Смоленск шәһәре кызы. Сугыш вакытында гитлерчылар басып кергәндә аңа нибары яшь ярым була. Кыз әнисен бөтенләй белми, әбисен – тонык кына. Тәпи дә китмәгән көе эвакуацияләнүче балалар белән “тирән” тылга озатыла. Ерак Буадагы Килдураз балалар йортына эләгү тарихы шундый.
Зәйдулла ага Нигъмәтуллин иртәгә Җиңү көнен туган авылы Теңкәштә каршылаячак. 1944 елда сугышка киткән егетнең 50 елга якын гомере чит җирләрдә үткән. 9 Май аның өчен икеләтә бәйрәм – туган илдә яшәү шатлыгы да.
Иртәгә, Җиңү көнендә, “Үлемсез полк” сафы кабат кабат мәйдан әйләнәчәк.
Буалылар, сезне Бөек Җиңүнең 73-елыгына багышланган бәйрәм парадына чакырабыз.
Җиңү бәйрәме алдыннан Буадан “Хәтер Маршы” узды. Казанның 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы мемориалы мөдире Михаил Черепанов әлеге дәһшәтле елларда хәбәрсез югалган якташларыбызның якыннарына аларның кайда, кайчан һәлак булуы язылган извещениеләр тапшырды.
Буа муниципаль районының халыкка комплекслы социаль ярд әм күрсәтү “Гармония”үзәге социаль педагогы тарафыннан “Киләчәкне кайгырту” программасы кысалларында яш үсмер кызлар очен “Ана булуны планнаштыру”; “Сәләмәт әни – сәләмәт бала” дигән темаларгачара уздырылды
Президент районга язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатында килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров озатуында вертолетта кырларны карап әйләнде.
Буаның «Светофорик» балалар бакчасында «Бергәләп табигатъне саклыйк” исемле балаларның биюле флешмобы узды.