16 майда шәһәребезнең М.М.Вахитов исемендәге гимназиясендә «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинары булып узды. Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары катнашындагы семинар оешкан төстә, нәтиҗәле булып үтте.
Туган якны өйрәнү музее үзенә төнге кунакка иртәгә – Музейлар көнендә кичке сәгать 6дан чакыра
Кичә шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Буа драма театры артистлары килде. Алар биредә яшәүчеләрне җырлаттылар да, көлдерделәр дә.
Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыр астында гына эшли. Күптән түгел Чурак, Чуаш Киштәге авылы клубы хезмәткәрләре кырда чәчү барган җирдә концерт куеп кайттылар. Алар игенчеләргә рәхмәт әйтеп, дәртле җырларын башкардылар. Аннан бергәләп фотога төштеләр.
Моннан бер ел элек Көньяк Осетиядә сугышчан задание үтәргә хәрби җыенга барганда офицерлар утырган автобус юл һәлакәтенә очрап, якташыбыз, Россия армиясе капитаны Нәфис Әхәт улы Әхәтов фаҗигале төстә һәлак булган иде. Аны искә алу кичәсе узган шимбәдә Ташкичү авылы (Тимбай авыл җирлеге) мәдәният йортында уздырылды
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев язгы кыр эшләре белән таныштылар. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Ереммев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов озатып йөрделәр.
Ул Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясе 75 ел, Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан ачылды. Күргәзмәдә Буа тимер юл станциясенең төзелеш тарихы макетларда күрсәтелгән
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 майга “МТЗ-1221” тракторларын иярләүчеләр арасында чәчүне иң күп – 719 гектарда “Дружба” агрофирмасыннан Фәрит Гыймадиев, 500-760 гектарда “Авангард” агрофирмасыннан Рөстәм Шәйхетдинов, Наил Зәйнетдинов, Азат Гайнуллин, Рафиз Зәйнуллин үткәрделәр
Көн саен диярлек яуган яңгырлар чәчү барышына аяк чалса да, ул дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 11 майга чәчү эшләре барлык мәйданның 58 процентында башкарылды
Бу хакта “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова әйтте.