Җир өлгерде, диләр халыкча итеп кишераксулылар. Инде күбесе бу эшне тәмамлап та куйган. Кар яткан бакчалар да бар әле. Бүгеннәрдә суган чәчәргә әзерләнәләр. Чәчү мәйданнарын киметүчеләр юк. Безнең товарга сорау зур, диләр.
Бүген район Советында район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Анда хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмалар, идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты. Утырыш та төп сүз, кичә Санкт-Петербургта метрода булган шартлауга бәйле рәвештә, уяулыкны арттыру турында барды.
“Батыр” спорт мәктәбе тренеры Мәдинә Яворская шәкертләренең Татарстан күләмендә җиңү яулаулары турында хәбәр иткән идек инде. Алардан икесе республика җыелма командасы составында спорт аэробикасы буенча Идел буе федераль округы Чемпионатында һәм Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, быел да шәһәрдә юлларны өлешчә ясау дәвам итәчәк.
Чакыру комиссиясе 1 апрельдән башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Буа һәм Чүпроәле районнары комиссары Радик Төхфәтуллин белдерүенчә, быелгы язгы чакырылыш вакытында 70 буалы егет кулларына чакыру кәгазе алачаклар. Ял үзәгендә узган чарада комиссар егетләргә хәер фатыйхасын бирде, ә аларның әти-әниләренә уллары өчен борчылмыйча, исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп җиткерүләрен теләде.
Иртәгә районда экологик чистарту икеайлыгы башлану уңаеннан Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Гөлия Ваһапова һәм шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, аларның әтиләре, тәрбиячеләре бүген үзәк парктагы агачларга сыерчык оялары элделәр. Балалар бу чарага шигырьләр дә әзерләгәннәр. Аннан әтиләр агачларга оялар элделәр.
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов әйтүенчә, быел юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча да күп эш башкарылачак.
Казанда “Олимп” спорт комплексында узган спорт аэробикасы буенча ТР чемпионатында һәм беренчелегендә “Батыр” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Мәдинә Яворская шәкертләре чын мәгънәсендә класс күрсәттеләр.
Кичә Г. Камал исемендәге татар академия театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгының “Тантана-2017” театраль премиясен тапшырдылар.
Район җитәкчелеге Ташкичү авылында (Тимбай авыл җирлеге) яшәүче Хөбҗамал Вәлиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, муниципаль район исеменнән акчалата бүләк тапшырылды.