ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген туган якны өйрәнү музеенда шәһәрнең “Йолдызкай” балалар бакчасына йөрүче балалар районның экологлары белән очраштылар. Алар безнең якларда яшәүче байбаклар, Кызыл китап турында сөйләделәр.

Бүген Буа районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Президенты бүләген тапшырдылар


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Яшьләр иҗаты республика фестиваленең төп гала-концерты Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген узачак

Кичә туган якның музеенда 7 яшь буалы Россия гражданының төп документын – паспорт алды. 


21
апрель, 2017 ел
җомга

22 апрельдә спорт остасы, көрәшче  Рамил Җамалетдинов юбилее уңаеннан райондашларын туган авылына Иске Суыксу урта мәктәбенә көрәш ярышына чакыра.  Ярыш 1999 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр арасында  Рамил Җамалетдинов кубогына  үтәчәк


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы апрель көнне шәһәрнең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемендәге II республикакүләм  Ренат Харис укулары үтте.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән гамәлгә ашырыла.

 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Һәвәскәр җырчы Сергей Восканян инциативасы белән 20 апрельдә кичке 16 сәгатьтә шәһәрнең Ял үзәгендә “Гитарага җырлыйк, дусларым” дип аталган музыкаль форум узачак. Ул илдәге тынычлыкка һәм милләтара дуслыкка багышлана. 

Гисметео.ру сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, киләсе көннәрдә Буада көндез салкынайтачак – һава температурасы бүгеннән башлап төшә башлаячак. Термометр баганасы иртәгә, 18 апрельдә +7, 19ында +4, 20сендә +1не күрсәтәчәк. Ә иң салкын көн җомга көнне булачак, анда көндез 0, төнлә -5 градус булуы көтелә. Аннан акрын гына җылыта башлый. 28 һәм 30 көннәрне кояш 17-20 градуска кадәр кыздырачак. 


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген алар Казанда  “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион эстрада фестиваленең  сайлап алу турында чыгыш ясыйлар. Беренче турын уңышлы уздылар, кичкә исә гала-концертта катнашу-катнашмаулары билгеле булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International