Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2014 ел өчен үсемлекчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча төзегән рейтингы Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Тукай, Кукмара һәм Буа районнарының алдынгы булуларын раслый.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән Яңа елга багышланган чара уздырды.
Кичә иртәнге якта икенче катта урнашкан бүлмәләрнең берсендә янгын “чыгу”, бинадан кешеләрне эвакуацияләү кирәклеге турында сигнал бирелде.
2015 ел нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне Казанда узган “Форпост” җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча яшьләр, студентлар формированиеләренең Х слетында бүләкләделәр.
Ул Татарстанда кичә старт алды һәм 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәрнең “Батыр” спорт мәктәбе тренер-укытучысы Альбина Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче яшь самбочы Вюсал Кулиев ул. Республика күләмендә беренче генә җиңү яуламаган яшь самбочы бу юлы Казанда СССР спорт остасы Әнәс Шәрәфетдинов истәлегенә багышлап үткәрелгән ХХ ачык республика турнирында өченче урын алды. Ул анда 38 килограммлы үлчәү категориясендә көрәште.
Мондый уңышка 8-9 яшьлек каратэчылар Ульяновск шәһәре һәм өлкәсе Чемпионатында һәм Беренчелегендә ирештеләр. Ринат Хәсәнов шәкертләре бәйгенең фудокан каратэ һәм косики каратэ төрләрендә ике команда белән чыгыш ясадылар.
Булат, Егор, Раилә, Наталья дип исем биргәннәр күпчелек әти-әниләр улларына һәм кызларына.
Бу 1 декабрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның халыкны видеоконференц элемтә рәвешендә кабул итү вакытында мөмкин булды.
Наиләнең “Глаголица” республика әдәбият конкурсына җибәргән “Борынгы Болгарга сәяхәтем” дигән хикәясе Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә бик ошаган, шуңа ул студентка махсус бүләк ясаган – Болгар турындагы альбом, Казан Кремле, Болгар шәһәре, Свияжск утравы күренешләре төшерелгән көмеш тәңкәләр җибәргән.