Узган җомгада республика клиник дәваханәсендә Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин республикадагы сәламәтлек саклау учреждениеләренә “Лада” маркалы җиңел автомобильләр тапшырды.
Быел театр труппасы балаларга "Кышкы әкият" исемле тамаша тәкъдим итә.
Чуаш милли автономия үзәге һәм республиканың “Сувар” газетасы берничә елдан бирле район мәктәпләрендәге чуаш милләтле уку алдынгыларына Яңа ел чыршысы үткәрә.
23 нче декабрьдән 25 нче декабрьгә кадәр мәктәптә Чыршы бәйрәмнәре гөрләп үтте.
25 декабрь көнне, Буа Дәүләт Драма театры бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.
Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының унынчы – юбилей съездында узып бара торган елда авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, республика җитәкчелеге белән көнүзәк мәсьәләләрнең чишелеш юллары барланды.
Киләсе елдан башлап, Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны махсус закон яклаячак. Бүген Дәүләт Советы депутатлары шул турыдагы закон проектын икенче, өченче укылышларда кабул итте. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүленәчәк.
үген Казанда “Ел җитәкчесе-2015” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Анда республиканың иң талантлы җитәкчеләрен билгеләделәр. Әлеге конкурс Татарстанда 15нче тапкыр үткәрелә, иң дәрәҗәлеләрдән санала.
2015 елның 22 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы биш гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде.
22 декабрьдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында татар театрының 109 еллыгы уңаеннан Дамир Сиражиев исемендәге Җәмәгатьчелек премиясен тапшыру тантанасы булды.