5-6 сыйныфлар арасында нәтиҗәләр шундый - 1нче урында 5 номерлы мәктәп, икенчедә - 2 номерлы лицей, өченчедә- 1 номерлы лицей.
2015 ел Татарстан өчен шактый катлаулы булды. Нефтькә бәя төшү, валюта тирбәнешләре, санкцияләр, дөньякүләм икътисади үсеш темплары кимү Татарстан икътисадына да тискәре йогынты ясамый калмады. Соңрак исә Мисырдагы авиаһәлакәт белән бәйле вакыйгалар, Төркия белән аралар бозылу да икътисад өлкәсенә өстәмә авырлык булып ятты.
90 яшен тутырган Солтан Алиулловны котларга район җитәкчелеге өенә килде. Буа муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.
31 декабрьдә көндезге 12 сәгать 40 минутта Буа бала тудыру үзәгендә 2,8 килограммлы кыз бала дөньяга беренче аваз салды.
Буа никахлары тарихына бу көнне Норлат авылында яшәүче 24 яшьлек Владислав Демин белән шәһәрдән 20 яшьлек Анна Белоногованың исемнәре язылды.
Бүген картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортка Буа якташлыгы җәмгыяте әгъзалары кайтты.
Бүген Зур Фролово авылында яңа мәктәп ачылды.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт курсәту узәге “Гармония”хезмәткәрләре иганәче Бикчантаев И.И. биргән буләкләр hәм котлаулар белән аз керемле гаиләләрдә булдылар. an style='mso-spacerun:yes'> по месту жительства семей, проживающих в городе Буинске.
Бүген буалы 52 бала гадәти булмаган – “погон”лы Кыш бабайдан Яңа ел күчтәнәчләре алдылар.
“Байрак” газетасының “Атна вакыйгалары” кушымтасында республика буенча статистика күрсәткәнчә, Түбән Камада быелгы унбер айда иң күп бала туган һәм өйләнешкәннәр. Буа районы, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә,Нурлат, Питрәч белән беррәттән туучылар саны якынча былтыргы дәрәҗәдә калганнар рәтендә. 2014нең унбер аенда бездә 447 бала туса, быел шул чорда – 461. Тиңдәш вакытта 247 пар өйләнешкән 87 пар аерылышкан.