Бергәләп районның, Татарстанның, күрше Ульяновск өлкәсенең истәлекле урыннарына сәяхәт итүне, табигатькә ял итәргә чыгуны бер-ике айдан – гаилә башлыгы Александр автобус йөртү хокукы бирүче “Д” категориясен алгач башларга планлаштыралар. Әлегә алар руль артына авылдашларын утыртып, 31 декабрь көнне Буага Яңа ел фейервергы карарга килгәннәр. Барысына да бик ошаган.
Район мәгариф идарәсе каршындагы “Психология хезмәтчелеге” хәзер шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы мәктәптән тыш эшләр бүлеге (ЦВР) урынына күченде.
Тугызынчылар исә төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайланган предметлар буенча гаризаны 1 мартка кадәр яза алалар.
Район тарихында беренче тапкыр бу! Моңа кадәр шәһәрнең 2 номерлы лицеенда укыган, бүген Тәтеш дәүләт гражданнар сагы колледжының 1 курсында белем алучы Эльза Дементьеваның хоккей уйнавына ике генә ел әле.
Әлеге утырышта муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, шәһәр прокуроры Марс Фәткуллин, шәһәр суды рәисе Рафаэль Шамионов, районара тикшерү бүлеге начальнигы Рөстәм Мөгыйнов катнаштылар.
“Ромашка” рус биюе белән шәһәрнең “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Россия талантлары” беренче Бөтенроссия конкурсының “Хореография” номинациясендә беренче урын алдылар.
Беренчесе Чуаш Киштәге авыл җирлегендә булды.
1 номерлы зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 1 гыйнвар көнне кичке сәгать 5 тулганда ук чакыру алалар. Шәһәрдә полиция хезмәткәрләре катнашында хуҗаларга бикләнеп калган ишекне ачып бирәләр.
Яңа 2016 елда район ЗАГС бүлегендәберенче Мендельсон маршы Буадан Рената Сәйфетдинова һәм Газинур Фәткуллин өчен яңгырады.