ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе
Артистлар арсында иң югары – 80 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендә көрәшкән Минвәли Габдуллинның бу инде икенче җиңүе. Беренче автомобилен ул 2007 елда Саба районында узган театраль Сабантуйда алган. 

12
июнь, 2015 ел
җомга
Кеннәр җылына башлауга халык елга, күл буйларына су коенырга ашыга. Күңелсез хәлләр булмасын өчен берничә киңәшне тоту сорала:

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Буа-Алан”га Татарстанның барлык театрлары коллективлары Сабантуйга җыелды. Идел аръягында беренче тапкыр  үткәрелүче гаҗәп тамаша бу. Мәйдан түрендә көрәш батырына әзерләнгән  төп приз – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан автомобиль. Сабантуйны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов ачты. Тамашага Тататарстанның халык артисты Салават та килде. Сабантуйның мизгелләрен түбәндәге фоторепортажда күрерсез.
Кичә район мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар Россия көнен билгеләп үттеләр. Алар туган як турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Рәсем ясау конкурсы да бик кызыклы узды. 
Егет быел Ульяновск сәнгать училищесының хореграфия төркеме белән Казанга күрсәтмә чыгышларга баргач әлеге ансамбльгә чакыру алды. Рамазан бию белән 7 яшьтән шөгыльләнә.
Салкынча һава безгә Мәскәү өлкәсеннән килде, дип хәбәр итте синоптиклар.   Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан, яңгырлардан соң термометр шкаласының төрекөмеш баганасы  төшә башлаган иде, бүген ул плюс 18 градус күрсәтте.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гатауллин әйтүенчә, Үзәк, Колхоз, Мәктәп  урамнарындагы юллар өлешчә ясалачак. Хәзерге көндә юл өслеген алып тигезлиләр, аннан сары балчык җәячәкләр, соңыннан аны  комлы-ташлы катнашма белән түшәячәкләр. Өстәмә рәвештә авылдагы ике күпер дә төзекләндерелә. Әлеге эшләргә 10 миллион сумга якын акча тотылачак. Юл төзүчеләр юлларны шушы ай ахырына төгәлләргә вәгъдә итәләр.
Анда беренче сменага 180 бала килде.
Лагерь начальнигы Светлана Победимская әйтүенчә, әлеге балаларның әти-әниләре барысы да бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Балалар, елдагыча отрядларга бүленеп күңелле ял итәләр, автобус белән шәһәргә “Арктика” боз сараена, Дельфин” йөзү бассейнына йөриләр. “Наратлык”ның үзендә дә быел спорт базасы баетылган, мәйданчыклар төзекләндерелгән.
Россия  Банкы үз боерыгы белән “Росгосстрах” җәмгыятенең транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүне гамәлгә ашыруга лицензиясенә чикләүләр кертте.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Ул шәһәрнең 2 номерлы лицее чыгарылышы Анастасия Майорова. Кыз бу фәнне “су кебек эчүен” олимпиадаларда җиңүләр яулап, күп мәртәбәләр раслады инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International