ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
11 июньдә 13 сәгатьтә “Буа-Алан”га  республиканың театрлар коллективлары “десанты” төшәчәк. Быел бездә беренче тапкыр ХI республика театрлар Сабан туе узачак.
Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсе биргән мәгълүматларга караганда, Сабантуй көннәрендә гадәттән тыш хәлләр булмады, күбрәк спорт уеннарында катнашып кулын, аягын авырттырган кешеләргә урында гына медицина ярдәме күрсәтелде. Иң тынычсыз төн 8 июньгә – дүшәмбегә каршы төн булды. Апас районы территориясендә булган автомбиль һәлакәтендә каза күргән апаслы 1979 һәм 1982 елгы ирле-хатынлы юлчыларны район үзәк дәваханәсенең районара реанимация бүлегенә китерделәр. Алар әлегә бик авыр хәлдә, ә ике яшьлек балалары Апас дәваханәсендә калдырылган.
Быел район Сабан туеның баш батыры булып бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән Иске Суыксу авылыннан Илсур Хөсәенов калды.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
“Буа-Алан”да Сабантуй төгәлләнде. Котлаулардан, театрлаштырылган тамашадан  соң беренче булып кыр батырларын, авыл уңганнарын бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды.  Бу көнне 500гә якын кеше ГТО нормаларын да тапшырды. “Спортлы Татарстан” мәйданчыгыннан кеше өзелмәде, чират та хасил булды. Барысы да Дипломнар, истәлек бүләкләре алдылар. ГТО нормаларын тапшыручыларның иң өлкәненә 70, иң яшенә 11 яшь иде. Иң соңыннан пъедесталга  татарча  көрәш батырлары күтәрелде. Өлкәннәр арасында Иске Суыксу авылында яшәүче, 111 номерлы янгын частенда хезмәт куючы Илсур Хөсәенов батыр калды. Ул бу исемгә өченче елгы Сабантуйда да лаек булган иде. Җилкәсенә тәкә салдылар, традицияне дәвам итеп, Янтуганда туып-үскән бертуган Фәттаховлар аңа төсле телевизор бүләк иттеләр. Батыр асты – Түбән Наратбаштан Данир Сабиров. Яшьләр арасында абсолют җиңүне Буа егете, бүген Тәтеш педагогия училищесында укучы Раил Сафиуллин яулады. Ул шулай ук тәкә һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Авылдашларын, кунакларны Казанда “ Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров, ветеринария техникумы директоры Вәгыйзь Сөнгатов һәм башкалар тәбрикләделәр.
Авылдашлары - Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллинның кайтып житкәнен генә көтеп торган диярсең, ул барысын да Сабантуе белән котлаганнан соң, чиләкләп коя да башлады. Шуннан соң халык көтеп алган Салават та сәхнәгә менеп, бер куплет җыр сузган иде, тик ишелеп төшкән бозлы яңгыр мәйданнан халыкны таратты.

6
июнь, 2015 ел
шимбә

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре, инвалидлар һәм пенсионерлар үзләре асраган этләрен түләүсез стерильләштерә алалар.


5
июнь, 2015 ел
җомга
Мөстәкыйм абый Хәйбулловның  чиккән сөлгеләр, кыңгыраулар белән бизәлгән тарантаслы атлары  күп еллар инде Сабантуйның бер яме ул. Милли бәйрәмгә бизәлгән атларда бару әтисеннән килгән гадәт. Сабантуй алдыннан Мөстәкыйм абыйның планнарын белешеп кайттык.
Камил Вәлиев Буа егетләре арасында быелгы "Созвездие-Йолдызлык" фестивальендә катнашучылардан иң кечкенәсе. Аңа алты яшь.
Чыгарылышлар имтиханнар башланганның беренче көнендә – 25 майда сайлау буенча предметлар – географиядән һәм рус әдәбиятыннан тапшырган бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре билгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International