ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга
“Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары Сабантуйда катнашырга әзерләнәләр. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Буада да,  Хәрәкәтнең җирле бүлекчәләре үз “Спортлы Татарстан” мәйданчыкларын булдырачаклар. Аларда теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыруда көчен сыный алачак. Иң активларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез: “Буа-Алан”да Сабан туе 7 июнь көнне 10 сәгатьтә башлана.
6 июньдә Буа шәһәрендәге  “Буа” сәүдә үзәгендә 10 сәгатьтә элеккеге “Домотех” павильонында “Аграр яшьләр берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Буа бүлекчәсе Free market, ягъни кулланырга яраклы иске әйберләрне китереп, аларга икенче тормыш бирүне оештыра.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сезне халкыбызның милли бәйрәменә –  Сабан туена чакырабыз!

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Буа үзәк дәваханәсе табиблары волейболда, аркан тартуда, шахматта, эстафетада  республикадагы коллегалары арасында иң көчлеләре.
Сиздегезме? Быел шәһәр эчендә очучы   озынборыннар эреләнде һәм күбәйде.
Буаның спортта иң актив пенсионерлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Өченче яшь” республика Спартакиадасында катнашып кайттылар.
11 июньдә 13 сәгатьтә “Буа-Алан”га  республиканың театрлар коллективлары “десанты” төшәчәк. Быел бездә беренче тапкыр ХI республика театрлар Сабан туе узачак.

2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты яңа тишелеп килүче бәрәңгене кабат туфрак белән күмәргә киңәш итә. Бу үсентеләрне беркүпме вакыт колорадо коңгызы һөҗүменнән саклаячак.
Халыкара балаларны яклау көне Буа шәhәренең үзәк мәйданында үткәрелде. Халыкка комплексы ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” белгечләре бу бәйрәмгә  “Яшьүсмер” hәм “Салават күпере” әгъзаларын чакырдылар. Алар өчен кызыклы hәм мавыктыргыч программа әзерләнде.

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Ниһаять, Арефьев урамының Ефремовтан  алып өскә  табан өлешендә дә юлларга асфальт җәелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International