ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген көндез унике тулганда Бикмураз авылында боз явып китте. Борчак кадәрле, уч-уч сипкәндәй булды. Биш минутлап яуды һәм  ничек килде шулай тиз һәм кинәт туктап та калды, диделәр анда яшәүчеләр.
Бассейннан суны апрель аенда бушатканнар иде. Анда профилактик чистарту үткәрелде.
Чакырулар статистикасының иң күп өлешен (32 очрак)  кан басымы авырулары алып тора, аннан кала – бума ютәл (15 очрак), йөрәк ишемиясе авырулары. ОРВИ белән чирләүчеләр саны да чагыштырмача арткан – барлыгы 24 очрак.
Карлы авылында яшәүче ретро-автомобиль рәвешендә мангал ясаган. Тәмле шашлык кыздыр гына, әмма ярамый.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Соңгы көннәрдә Буада яңгыр ява, суытты да.
- Элек әбиләр моны “кабартма яңгыры” дияләр иде. Ә белгечләр телендә әйтсәк, бу чын агрономик яңгыр инде.
Әлегә футбол кырында гади чирәм үсә.  Ясалма өслекле кырда туп тибүе бөтенләй башка, диләр футболчылар.  Күпкә түзгәнне азга түзегез –  район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллов  белдерүенчә, ясалма өслек 30 августка – Республика көненә ясап өлгертелергә тиеш.
Якын арада “Вираж“ җәмгыяте юлчылары Наратлык урманындагы чаңгы юлларына асфальтлауга һәм шунда ук автомобильләр өчен туктап тору урынын ясауга керешәчәкләр. Кыш, чаңгы сезоны ачылгач, биредә   прокат та эшләячәк. Моның өчен жылытыла торган ике будка урнаштырылачак, кайнар чәй сатуны да оештыру планлаштырыла. Ял базасы территориясендә чана шуу өчен тау да катырачаклар. Бу хакта район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллов  хәбәр итте. Ә җәйге чорда асфальтланган әйләнештә роликларда, велосипедларда  йөрергә, ә аларны прокатка алып торырга мөмкин булачак.
Татарстанның муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына  иң яхшы бәйрәмчә бизөүгә республика конкурсының нәтиҗәсе чыгарылды.

16
май, 2015 ел
шимбә
65 ел бергә гомер итүче Мөкәррәмә һәм сугыш ветераны Әбрар Солтановларны ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова өйләренә барып тәбрикләде.
15 майда – Гаилә көнендә район ЗАГС бүлегендә зур тантана узды. Зал түрендә 50 ел бергә тату гомер итүче гаиләләр урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International