ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2015 ел
шимбә
Бөек Җиңү көнен каршылап, байтак авыл җирлекләрендә  һәлак булганнар истәлегенә  һәйкәлләр ачылды. Аларны торгызуда, төзекләндерүдә авыл җирлекләре Советы да, иганәчеләр дә, авыллар халкы да өлеш кертте. Төгәлрәк санасак, районда 9 Май алдыннан 15 һәйкәл-обелиск торгызылды,  калган барысына да ремонт ясалды. Килдураз авылында мәдәният йорты янында ясалган һәйкәл безнең карашка алар арасында иң игътибарга лаеклысы. Ә менә Сез нинди фикердә?  Сайта авылларда яңа ачылган һәйкәлләрнең фотолары урнаштырдык. Кайсысы Сезнеңчә иң эчтәлеклесе һәм матуры? Фотоларны карганнан соң янәшәдәге сораштыру баннерында күңелегезгә ошаганы өчен тавышыгызны бирергә онытмагыз.

15
май, 2015 ел
җомга
Төзүчеләр өчен будкалар, ком-таш, плитәләр китереп урнаштырдылар шушы көннәрдә аның территориясенә. Нәрсә эшләргә җыеналар? Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов белдерүенчә, быел парк  реконструкцияләнәчәк.
Шәһәрдә автомобиль юлларын эзлекле төзекләндереләчәк.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 13 маенда Буа муниципаль районының барлык 34  белем бирү учреждениеләрендә   Халыкара Экологик белем бирү  көненә багышлап  “Бердәм экология дәресе“ үтте.

Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында “Җиңү җырлары” дип исемләнгән студентлар хорлары фестиваленең финал бәйрәме узды. Анда Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге хоры да чыгыш ясады.
16 майда, Халыкара музейлар көне уңаеннан Буаның туган якны өйрәнү музеенда 16дан 21 сәгатькәчә “Ачык ишекләр көне” уза. Сез кичке музейда якташыбыз, Чабаксар сәнгать мәктәбе укытучысы, Чуашстанның рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Васил Заһретдиновның картиналары күргәзмәсен һәм Җиңүнең 70 елллыгына карата видеоматериаллар белән экспозицияне карый аласыз. Керү түләүсез.
Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония”  хезмәткәрләре “Преодоление”клубы әгъзалары һәм аларның ата – аналары өчен халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр.
Буа муниципаль район башкарма комитеты 8дән 12 яшькәчә кызлар арасында “Мисс Яз” матурлык балы уздырды. Анда катнашучылар дефиле, иҗади сәләтләрен, визит карточкаларын күрсәттеләр.
Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, “Минем команда” фотографияләр, иң яхшы лагерьга конкурслар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International