ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
“Урманда янгын” әкиятен сәхнәләштереп сабыйлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр. Алар бер-берсенә сак булырга, шырпы белән уйнамаска, өлкәннәрдән башка өйдәге җиһазларны кабызмаска киңәш бирделәр. Ахырдан бергәләп фотога төштеләр.
Буа район башкарма комитеты “соры“ хезмәт базары буенча “кайнар линия” ача. Сезгә һәм якыннарыгызга хезмәт хакы “конверт”та бирелсә, эш бирүче ике яклы хезмәт килешүе төзүдән баш тартса, бу хакта 3-29-93 телефон номерына шалтыратып хәбәр  итегез.
Сугышның 1400нче көне.
Шушы көннәрдә шәһәрнең Сара Садыйкова урамындагы йорт ихатасына төнлә этләр үтеп кереп, сигез тавыкны ботарлап чыкканнар. 

Петр Григорьевич Шафранов Гражданнар сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында артиллерия полкы командиры, 249нчы укчы дивизиянең артиллерия начальнигы, 16нчы гвардия укчы дивизия командиры, 36нчы гвардия укчы корпусы командиры, 5нче армия командиры булган.

Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры һәм физика, математика укытучысы Илдар Гыйниятуллин “Ел укытучысы-2015” республика конкурсында зур җиңүгә иреште – физика укытучылары арасында беренче урын яулады.
Шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр хәзер скайп аша Кырымдагы туганнары, дуслары белән аралашалар. Әлеге элемтә “күпере” “Изгелекнең яз атнасы – изге эшләр эстафетасы” республика акциясе кысаларында тормышка ашырыла.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Мәктәпләрдә экологик белем бирү дәрәҗәсен күтәрү,балаларны патриотик рухта тәрбияләү һәм сәләтле балаларны барлау  максатында 2015 нче елның 17 нче апрелендә шәһәребезнең  М. Вахитов исемендәге гимназиясендә  укучыларның “Минем кече Ватаным” дип аталган   I төбәкара фәнни – гамәли  конференциясе булып узды.

Буа шәһәренең  М. Вахитов исемендәге гимназиясендә булып узган  ВУЗ галимнәре   һәм гомуми белем бирү мәктәп укытучыларының  “ВУЗда  һәм мәктәптә география һэм туган якны өйрәнү буенча балаларның эзлэнү эшчәнлеген оештыру” дигән темага багышланган төбәкара  фәнни – гамәли конференциясен үткәрү турында мәгълүмат.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, бүген, 18 апрельдә, республикада аязучан болытлы һава хакимлек итәчәк. Көн яңгырлы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International