ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Полиция хезмәткәрләре салган штрафларны вакытында түләмәүче машина йөртүчеләр саны һаман да югары булып кала. Хәер, узган ел суд приставлары аларны киметү максатыннан шактый уңышлы эшләгән.

Хәзерге вакытта илдә финанс һәм икътисади вәзгыять шактый катлаулы. Халыкның “рубль”гә карата ышанычы кимегәннән-кими. Шуңа күрә татарстанлылар кулларындагы акчадан тизрәк котылырга тели. Күпләр аны шикле оешмаларга илтеп тапшырудан да курыкмый хәтта. Кагыйдә буларак, әлеге оешмалар клиент акчаларын кыска вакыт эчендә ике-өч тапкырга арттырырга вәгъдә итә...


 
Россия буенча 1600 мәктәп һәм 200 балалар бакчасы, грипп киң таралыш алганга, карантинга ябылган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча,  илебезнең 17 төбәгендә авыручылар саны эпидемия чиген узган. Иң кискен вәзгыять Чиләбе өлкәсендә һәм Пермь краенда күзәтелә. Татарстанда әлегә грипп белән чирләүчеләр алай күп түгел, әмма соңгы атнада тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) йоктыручылар саны эпидемия бусагасына якынлаша.

Район үзәк китапханәсендә якташыбыз иҗаты күргәзмәсе


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Товарларга бәяләмәләр, аның турында мәгълүмат юк һәм киштәләрдә срогы чыккан продуктлар ята – февраль аенда ике кибетне тикшереп, Татарстан Республикасы Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллин шундый җитешсезлекләрне ачыклады.
Быелдан пенсияләрне яңача саный башлыйлар. Ничек? Әлеге язмада шуны ачыкларга тырышырбыз.
Шимбә иртәсендәге 30 градус салкын быел да “Россия чаңгы юллары” ярышын билгеләнгән көндә – якшәмбе үткәрүне шик астына куйган иде. Икенче көнне табигать “йомшарды” тагын – һава температурасы күтәрелде һәм Наратлык урманы 1500гә якын чаңгы спортын сөючене үзенә җыйды.  
Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы, ләкин аның кулларына техника бир, төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томыр белән могҗиза тудыра.
“Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалында сөт үткән елның шушы вакытына караганда 1,9 тоннага кимрәк савыла! Моның сәбәбе нидә? Терлекчелектә бер айлык эш нәтиҗәләрен анализлауга багышланган семинар-киңәшмә филиалның Нурвахит фермасыннан шуңа җавап эзләүдән башланды.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Сәламәтлек кеше өчен иң кыйммәтлесе. Сайтны укучыларыбыз, әлеге рубрика астында күз карасыдай кадерле булган бу байлыкны ничек сакларга һәм ныгытырга киңәш итүче материаллар урнаштырачакбыз. Чираттагы язмада сүз кечкенә яшьтәге балаларның имммунитетын ныгыту юллары турында барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International