ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Яшьләр һәм балалар оешмалары коррупциягә каршы көрәштә берләшә. Татарстанның яшьләр иҗтимагый оешмалары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына “түгәрәк өстәл”гә җыелып, коррупция күренешләренә тискәре мөнәсәбәтне мәктәп яшеннән үк тәрбияләү мөһимлеге турында сөйләште.


 
85 ел гомере эчендә күпне күргән, бай тарихлы хезмәт, гомер юлы узган буалы Нина Михайловна Воронцованың үткәннәре хәтерендә нык уелган. Ә тормышы йомгагын әңгәмәдәшен беренче сүзеннән үк җәлеп итәрлек, йотлыгып тыңларык итеп сүтә белә ул...
Буада грипп һәм тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар исәбе эпидемия чигеннән түбәнрәк. 

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
2015 нче елның 14 нче февралендә Буа районының ГХАТ бүлегендә өч гаилә теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне һәм килгән кунакларны Гашыйклар көне белән котладылар. 
 Буа муниципаль район башлыгының урынбасары Валерий Егоров Югары Лащы авыл җирлеге белгече Гөлчәчәк Тухбиеваны юбилее белән котлады.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Билгеле булганча, хәзерге вакытта республикада Татарстанның киләчәктәге 15 еллык үсешенә багышланган “Татарстан-2030” стратегиясе белән танышу, үзара фикер алышу эшчәнлеге бара. Шушы көннәрдә КФУ студентлары һәм аспирантлары да әлеге документ турыда үз фикерен әйтте.
Татарстанның күзәтчелек органнары 2015 елда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләрен “тынычлыкта” калдырырга карар кылган. Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре мондый тикшерүләрне 40 процентка киметергә вәгъдә итә. Ә менә янгын куркынычсызлыгы белән бәйле тикшерүләр бөтенләй үткәрелмәскә мөмкин...

14
февраль, 2015 ел
шимбә
14.02.2015 изге Вәли, икенче төрле әйткәндә, Гашыйклар көне. Әлеге бәйрәм Россиядә XX гасырның 90нчы елларыннан бирле билгеләп үтелә. 14 февральдә кешеләр бер-берсенә мәхәббәт белдереп йөрәк рәвешендәге открыткалар, чәчәк бәйләмнәре, төрле сувенирлар бүләк итәләр. Ә безнең газета укучылар изге Вәли көнен ничек  үткәрергә җыеналар? Бу хакта үзләреннән сораштырдык.  
Ильмир ХӘСӘНОВ, район имам-мөхтәсибе:
- Ислам динендә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мә-хәббәт никахтан соң гына башлана. Аңа кадәр булган мөнәсәбәтләр канун буенча кабул ителми. Шуңа да изге Вәли бәйрәме мөселман өчен ят нәрсә булырга тиеш. Безнең үзебезнең бөек дини бәйрәмнәребез бар бит. Яшьләр күбрәк шуларны үз итсеннәр иде.
Әзһәр ЗЫЯТДИНОВ, шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе  директоры:
-Укучылар ел саен Изге Вәли көнендә бер-берсенә, укытучыларына хөрмәт белдереп, “валентинкалар” өләшә-ләр. Мин моны начар гадәт дип уйламыйм. Гәрчә бу бәйрәмне үзем кабул итмәсәм дә. Минем өчен рәсми бәйрәмнәр генә бар. Аларда гына якыннарыма бүләк ясыйм.
Гөлнур ШӘЙХЕТДИНОВА, Казан федераль университетының II курс студенты:
- Мин бу бәйрәмне көтеп алам. Яраткан егетем Айнурга одеколон, “валентинка” бирәчәкмен. Үзе узган ел мине кафега чакырды, чәчәк, открытка бүләк итте. Иң мөһиме яратуын аңлатты. Ә быел Вәли көне шимбәгә туры килә, без, берничә пар, дус кызымның квартирында бәйрәм итмәкче булабыз. Өстәлдәге ризыкларны да йөрәк рәвешендә бизәячәкбез.
Сергей ФОМИН, район үзәк дәваханәсе табибы:
-Изге Вәли көне безнең өчен гаилә бәйрәме ул. Хатыным Татьяна, балалар бер-беребезне котлыйбыз, “валентинка”лар бүләк итәбез. Ә кичен гаиләбез түгәрәк өстәл артына җыела. Традиция буенча әни безнең яраткан тортны пешерә. Яратуыбызны, кайгыртуыбызны белдереп, аны да котлыйбыз. Аннары бергәләшеп сыйланабыз.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Шикәр заводы ничек эшләде? Аның дирекциясе шушы көннәрдә коллектив алдында отчет тотты.
“Права”лы булырга теләүчеләрнең автомәктәпләр сайлау мөмкинлеге чикләнде. Бу автомәктәпләр эшчәнлегенә таләпләр кырыслану белән бәйле. Шәһәрдә дүрт укыту базасы бар иде, яңа таләпләр чыккач эшне дәвам итү хокукын әлегә ветеринария техникумы һәм “Автомобилист” автомәктәпләре генә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International