ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
25 февраль календарьда Сәламәтлек саклау көне дип күрсәтелгән. Исәнлек бернинди акчага да сатып алып булмаслык иң зур байлык. Сез сәламәтлегегезне саклыйсызмы? Шушы сорауны төрле һөнәр ияләренә юлладык.
Күптән түгел район газетасында Буа театрына 100 яшь тулу турында язманы укыдым. Ничектер әлеге дата күңелемне нечкәртте: исән булса, бу әтием Фатыйх Исхаковның да бәйрәме булыр иде – ул ничәмә еллар сәхнәдән төшмәгән кеше бит.

21
февраль, 2015 ел
шимбә
23 февраль – Ватан сакчысы көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов районда яшәүче ир-егетләрне тәбрикли
Казан юлларындагы вәзгыятьне җайлау өчен башкаладагы машиналар санын контрольдә тоту кирәк. Түләүле паркинглардан файдалану тәртибен бозган өчен штраф күләмен 2500 сум дип билгеләү нәкъ менә шушы максатны күздә тотып эшләнә.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру вакытын раслады. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система начальнигы Ландыш Галиуллина кадрлар резервы проектында катнашып, әлеге “фондка” кертелде.
Буаның үзәк урамнарының берсенә исеме бирелгән Космовскийның безгә ничек катнашы бар соң? Турыдан-туры! Иван Сергеевич җитәкләгән отряд 1917-18 елларда Буа өязендә һәм шәһәрендә совет властен урнаштыруда катнашкан. Якташыбыз, кызыл командир Михаил Константинович Воронцов аның турында истәлекләр калдырган.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Спартакиада дәвам итә. Үткән атнада командалар йөзүдә һәм чаңгы ярышында иң җитезләрне ачыкладылар. Авыллар арасында Адав-Толымбай спортчыларына тиңнәр булмады.
Ырыңгы авылы мәдәният йортының Василий Матросов җитәкчелегендәге “Салкус” (“Чишмә”) халык фольклор ансамбле танылу даирәсен киңәйтә бара. Күптән түгел ул чуаш милли телерадиокомпаниясе үткәргән “Гомерлек чишмәләр” регионара радиоконкурсының “Халык традицияләрен саклаучылар” номинациясендә җиңү яулады.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
17.02.2015 “Соңгы тамчы каным тамса тамсын, тик антыма таплар кунмасын” исемле телдән журнал Муса Җәлилгә 109 яшь тулуга багышланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International