Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
27
февраль, 2015 ел
җомга
Мошенниклар ялган хәбәрләр ирештереп акча эшләмәкчеләр
Узган атнада мошенниклар акча эшләү мәйданы итеп Буа районын сайладылар бугай – алты кешедән якыныгыз бәладә, дигән сылтау белән акча “сыкмакчы” булдылар.
Фермерлар яхшырак эшләргә тиеш
Районда игенчелек белән 64 фермер хуҗалыгы шөгыльләнә, аларның җирләре районның сөрү җирләренең 25 процентын алып тора. Араларында бөртеклеләрдән, шикәр чөгендереннән мул уңыш үстерүчеләр дә, җир эшен аңлап бетермәүчеләр дә бар. Район Советының утырышлар залында бер-бер артлы узган җитди сөйләшүләр һәрберсенең узган елгы күрсәткечләрен анализлауга һәм алда торган бурычларын барлауга багышланды.
Өйгә эш: күләмен калдырыргамы, кыскартыргамы
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларга өйгә эш күләмен чикләргә тели. Ул икенче һәм өченче сыйныфларның 1,5, өлкән сыйныфтагыларның 3,5 сәгатьтән күбрәк вакытын алмаска тиеш, дип белдерә. Ә әти-әниләр бу хакта ничек уйлый?
Рассада утыртабыз
Яшелчәгә бәяләр быел җир эшенә өстән караучыларны да бил бөгәргә өйрәтер кебек. Ә бакчадан өзеп ашау өчен эшне бүген башларга кирәк – рассада өчен орлыклар чәчәргә. Әлеге кризиска каршы чараларның берсен хәзерге көн өчен бик актуаль санадык һәм яхшы рассада үстерү серен газетаның беренче битендә үк уртаклашырга булдык.
26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Гармунчылар җыелган җирдә
Сугыш чоры көйләре, Җиңү турында “сөйләде” районның һәвәскәр гармунчыларының гармун телләре. Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенә җыелган музыкантларның иң өлкәненә 74 яшь иде.
Казанда Бөтенроссия форумы үтәчәк
26-28 февраль көннәрендә Казанда "Укырга һәм бергә яшәргә: инклюзиянең ачык киңлекләре" Бөтенроссия форумы үтәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәшәкате белән килә яз...
Башта кыш, көзнең каршылыгын җиңеп, үз тәртипләрен кертә алмыйча интекте. Инде хәзер вакытыннан элек хакимлекне язга бирергә җыена. Дөресен генә әйткәндә, кышы да кыш булмады быел. Көннәр суытып та өлгерми, яңадан җебетә башлый. Берничә тапкыр ишеп-ишеп кар яуды, бураннар дулады үзе. Әмма тулаем алганда, быелгы кышны аномаль җылы дип атарга була.
25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Терлекләрне күбәйтергә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы “2014 елда республикада агропромышленность комплексы үсеше йомгаклары һәм 2015 елга кризиска каршы төрле чаралар исәпкә алынып авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәлелеген үстерү юллары” темасына багышланган киңәйтелгән утырышында мөгезле эре малларның баш санын арттыру бурычын куелды.
Бердәмлектә көч
Ильмир Фәрит улы Хәсәновның район мөхтәсибе булып эшли башлавына бер ел булды. Аны редакциягә чакырып, берничә соравыбызны бирдек.
- Район мөхтәсибе булып эшләвегезгә бер ел булды. Эшегезне нәрсәдән башладыгыз?
- Беренче мөмкинлек булуга районыбызның барлык мәчетләрен йөреп чыгып, имамнарның хезмәте бе-лән таныштым. Үз алдыма мәхәлләләрне берләштерергә дигән максат куйдым. Берлектә бит көч! Ми-ңа кадәр Рөстәм Хәйбуллин башлаган барлык мә-четләрне һәм аларның җирләрен документлаштыру, имамнарны эш урыннарында рәсми теркәүне тө-гәлләдек. Дүрт елга бер имамнарыбыз Казан шәһә-ренә белемнәрен арттырырга йөриләр. Былтыр шундый ике төркемне укыттык. Хәзер дә бу өлкә-дә эш алып барыла.
- Шәһәрдә яшәүчеләр бе-лән мәдрәсә һәм мәчет-ләр эше ничек оештырылган?
- Шәһәрдә алты мәхәллә, бер мәдрәсә һәм биш мә-чет бар. Аларның барысында да азан тавышлары яңгырый, намаз укыла, җомга вәгазьләре сөйләнә. Һәрбер теләүче дә килеп тыңлый алсын өчен кичке укулар да оештырылды. Калган өчесендә – мәдрә-сәдә, үзәктә “Абдулмалик”, шикәр заводы бистәсендә “Госман” мәчетләрендә на-маз һәм Коръән укырга өй-рәнергә теләүчеләргә укулар оештырылды. Бүгенге көндә белем алучыларның саны 300дән артты. Үзәк мәчетнең ишегалдында бәйрәмнәр үткәрер өчен әзерләнгән йортта Рамазан ае буе ифтар мәҗлесләре үтте.
- Ильмир хәзрәт, Сез гыйлем ияләрен үзебездә калдырырга тырышасызмы? Мөхтәсибәт тарафыннан мәчетләребездә бик күп төрле дини чаралар уздырыла. Берничә сүз Коръән-Хафиз турында да әйтеп үтсәгез иде.
- Башкалабызда укып кайткан белгечләребезне үзебезнең җирлегебездә урнаштырып калдырырга омтылам. “Госман” мәчете икенче имамы Гомәр Шиһапов һәм Биморза авылы имамы Илнур Сафиуллин күптән дини белгечлек алып кайттылар. Икесе дә бик өметлеләр. Коръән-Хафиз бездә узган елның Рамазан аенда булды. Ай буе ул балаларга сурәләр ятларга булышты. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә башка Хафиз. Ул мәктәп балаларын изге Коръән сурәләрен ятларга өйрәтә. Көз кө-не Казан федераль һәм Россия Ислам университетларыннан укытучылар чакыртып, мәдрәсәдә олылар өчен дәресләр оештырган идек. Яз көне укулар тагын көтелә.
- Күңелле викториналар бәйгеләре нәтиҗәләре нинди?
- Викториналар Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды белән берлектә Килдураз, Иске Суыксу, Яңа Чәчкап авылларында мәктәп балалары катнашында үтте. Алар ислам дине нигезләрен күр-сәттеләр. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, минем тарафтан ел дәверендә районнан читтә дүрт чыгыш оештырылды. Икесе – интеллектуаль чара. Бу Түбән Новгород өлкә-сендәге Сафаҗәй авылында һәм Болгар шәһәрендә узды. Казан һәм Чистай шәһәрләрендә узган ярышларда катнашкан балаларыбыз үзләренең чыгышлары белән призлы урыннар яулап, истәлекле бүләкләр алып кайттылар.
- Яшьләрнең ирекле яр-дәм хәрәкәте турында таныштырып үтсәгез иде?
- Ирекле ярдәм хәрәкәтенең эшчәнлеге – мөхтәси-бәткә ислам дини чараларын оештыруда ярдәм итү. Район яшьләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бару. Хәрәкәт башлыгы Илнур хәзрәт барлык чараларны да тиешенчә оештыруга игътибарын бирә. Һәр үткәрелгән чарага нәтиҗә ясала. Әлеге хә-рәкәттә спортның волейбол, йөзү, баскетбол төр-ләренә өстенлек бирелә. Ир-атлар һәм хатын-кыз командалары мастер-классларда шөгыльләнә. Күптән түгел әле “Вконтакте” сайтында “Буа мөхтә-сибәте” төркемен ачтык. Яңалыклар өчен Шамил хәзрәт җаваплы.
- Теләкләрегез һәм килә-чәккә планнарыгыз турында әйтеп үтсәгез иде.
- Авылларда укымышлы дини кешеләр җитми. Имамнар картая, ә аларга алмаш юк. Минем теләклә-рем: мәхәлләләр үзләренең имамнарын кайгыртсыннар һәм аңа ярдәм итеп яшәсеннәр, мөселманнар бар оештырган чараларда да актив катнашсалар иде. Планнарга күз салсак, язгы каникул вакытында “Минем авылым мә-чете” исемле тәкъдир итү кичәсе үткәрмәкче булабыз. Балалардан мәчет-ләрнең ничек төзелүе, имамы, мәхәлләсе турында хикәя белән иҗади эш-ләр көтеп калабыз. Мөх-тәсибәттән кыйммәтле бү-ләкләр булачак. Тәмамлап, олы рәхмәтемне эшләремдә һаман ярдәм итеп торучы район башлыгы – Азат Айзетулловка, аның беренче урынбасары – Ил-дар Еремеевка һәм район башкарма комитеты җитәк-чесенең социаль мәсьә-ләләр буенча урынбасары – Лилия Садретдиновага җиткерәм. Шулай ук мөхтә-сибәтнең хәйрия фондына матди ярдәм күрсәткән бар оешмаларга рәхмәт. Җы-елган акчаларга аз керемле, мохтаҗ һәм физик сә-ламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен мәүлед үт-кәрдек. Аллаһ бездән разый булсын.
Тыйнак булмаган кунак
Буага Яшел Үзән шәһәреннән кайткан 43 яшьлек К. йодрыкларына ирек бирә.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз