ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Моннан берничә ай элек муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов агрофирмалар, хуҗалыклар директорларына үзләрендә булган товарлыклы-сөтчелек фермаларына төгәл контроль һәм исәп алып бару өчен компьютерлар урнаштырырга, дигән иде.
Яңа ел кичендә Заһретдиновлар икеләтә бәйрәм үткәрделәр. Илле ел элек бик суык көнне  бәхетле булып яңа тормыш башладылар иде... Кай арада ярты гасыр үтеп киткән?!
Шушы көннәрдә генә Татарстанның атказанган укытучысы,
М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Линар Зиннәтуллин, аның улы, Казан федераль университетының физика институты студенты Алмаз Зиннәтуллин авторлыгындагы “Буа муниципаль районы географиясе” дигән дәрес ярдәмлеге дөнья күрде. Үткән атнада гимназиядә аны тәкъдир итү кичәсе узды.
2015 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме янә индексацияләнде. Җитәкчеләр бу программаның нәтиҗәле булуын яшерми. Әмма киләсе елның ахырында канун буенча ул тукталырга тиеш. Аны дәвам иттерергәме-юкмы дигән бәхәсләр инде берничә ел бара. Шулай да әлегә кадәр бу мәсьәлә буенча төгәл фикергә килмәгәннәр.
Яшьләр паркында – мәдәни үсеш үзәге, үзәк дәваханә поликлиникасы – элеккеге һөнәр училищесы бинасынада – шәһәр картасына якын киләчәктә шундый үзгәрешләр кертеләчәк. Шул ук вакытта мәктәпләрне, балалар бакчаларын, күпкатлы йортларны төзекләндерү эше дә дәвам итәчәк.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Гыйнварда ял көннәрен кыскартырга кирәк. Россия Дәүләт Думасындагы ЛДПР депутаты Алексей Диденко шундый канун проекты әзерләгән. Алар 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итүне дә бик җиткән, дип саный.
Узган шимбәдә районның төрле яшьтәге бадминтончылары Әлки авылы мәктәбенә җыелды. Биредә әлеге спорт төре буенча эшмәкәр Фаил Шакиров призларына бәйге уздырылды.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Бөек Җиңүнең юбилейлы елы җитте. Еллар узган саен сугыш дәһшәте белән күзгә-күз очрашкан буынның сафы сирәгәя. Хәтер дә алар белән китә... Кадерле укучыларыбыз! Кадерле вакытны кулдан ычкындырырга ярамый! Безнең газета бу уңайдан “Сугыш минем хәтердә...” исемле конкурс игълан итә.
Балаларны компьютер алдыннан “сөйрәп” алып, кулга тимераяклар тотып, урамга чыгып киттек. Боз сараенда массакүләм шуу вакыты түгел, кич килегез, дип җибәрделәр. Өйгә кайтасы килми, шугалак эзләп киттек.
Алар барысы да гаиләдәге низаглар белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International