ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
12 гыйнвар көнне прокуратура хезмәткәрлре көне. Әлеге орган Петр I указы белән моннан 293 ел барлыкка килгән.
Район үзәк дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм“ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа елның беренче 11 көнендә шактый күп – барлыгы 422 чакыру алынган.
Соңгы көннәрдә Россиянең төрле өлкәләрендә, шул исәптән Татарстанда дулаган буран, көчле җил урыны-урыны белән автомобильләр хәрәкәтен параличлады, электр үткәргечләрне өзде. Зур кар режимында безнең район ничек яшәде? Яңа ел “каникулыннан” соң беренче эш көнендә шуны ачыкладык.
14.01.15 г.Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында республикадагы демографик хәл турында да сүз кузгатылды. 2014 елга йомгак ясап, Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов чыгыш ясады.
Ничәмә-ничә мәртәбәле халыкара бәйге-ярышлар уздырган Казан, ни кызганыч, бу юлы шундый бер чараны кулдан ычкындырды. “Новая волна” халыкара музыкаль фестивале Латвиянең Юрмаласыннан Россиянең Сочи шәһәренә күчә. Моның турында Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев хәбәр итте.
Лилия Сәләхетдинованың өченче китабы дөнья күрде. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителгән әлеге басманы тәкъдим итү кичәсе дә булачак.
“Халык контроле” системасы, чыннан да, күп кенә проблемаларны хәл итүдә ярдәмче була ала. Моны күпләр үзләре үк сынап карады. Авылга юл салдырту булсынмы ул, ишегалдын тәртипкә китерүме әллә элмә тактада дөрес булмаган язуны төзәттерүме - ресурс аша теләсә нинди борчыган мәсьәләне чишәргә мөмкин.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республикада кеше үлеменә китерергә мөмкин булган "спайс" пәйда булу ихтималын җиткерә.
2015 елның 1 гыйнварыннан балалы гражданнарга бирелүче пособиеләр күләме индексацияләнгән.
Гыйнвар башы карга бай булды. Бала-чагалар өчен шатлык – рәхәтләнеп кар атышып уйнарга, чана-чаңгы шуарга була. Машина йөртүчеләр өчен генә баш бәласе. Күпләр хәтта машинасын куйган җирдән дә кузгалып китә алмый. Йорт тирәләрендәге көртләрдә “тимер ат”лар батып кала. Ниндидер бер караңгы авылда шундый вәзгыять күзәтелсә бер хәл, башкалабызда карны “җиңә алмыйлар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International