ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген көндез һәм кич Татарстанда томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Бүген, 19 гыйнварда, православие вәкилләре Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанның меңләгән кешесе храм һәм чиркәүләрдә булды, сафландырылган изге су алып калырга ашыкты, гайрәте җиткәннәр бәкедәге суга чумды.
Бүген  “Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзалары картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортта, шәһәрнең үзәк китапханәсендә, туган якны музеенда өйрәнү музеенда булдылар. 

17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
“Студентлар десанты” акциясе кысаларында “Батыр” спорт мәктәбендә шәһәрдәге уку йортларында укучылар арасында мини-футбол үткәрелде. 
19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Керәшеннәр аны Качману бәйрәме дип атый. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Кырык Садак авылында яшәүче Миңнегөл Сабирҗанованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар.
Быел Бөек Җиңүнең җитмеш еллыгын билгеләп узачакбыз. Татарстанда оештырылачак чаралар вакытында Бөек Ватан сугышында катнашкан бер ветеран да игътибарсыз калмаячак. Бу хакта Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева республиканың муниципаль берәмлек вәкилләренә катгый рәвештә җиткерде.
“Арктика” спорт мәктәбенең 2006 елда туган яшь хоккейчылары Яшел Үзән шәһәрендә  Татарстан Республикасының хоккей Федерациясе призларына узган турнирда икенче урын алып, бәйгенең чираттагы турына уздылар.
“Дельфин” спорт комплексында тренерлар Гөлнара Сәлахетдинова, Борис Лукоянов кул астында шөгыльләнүче йөзүчеләр бер-бер артлы төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар.
Иртәгә, 17 гыйнварда  Наратлык чаңгы юллары чаңгы спортын сөючеләрне – мәктәпләр, урта-махсус, югары уку йортлары укучыларын, оешма-предприятиеләр вәкилләрен, спорт ветераннарын чираттагы бәйгегә чакыра. Шәхси беренчелектә хатын-кызлар өчен дистанция – 3, ир-егетләргә 6 километр. Ярышларга 12 сәгатьтә старт бирелә. Көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International