ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атнада 90 яшен тутырган Анна Никифорованы муниципаль район башлыгының  беренче урынбасары Илдар Еремеев котлады.
Шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә укучылар арасында II район физика-математика конференциясе узды. Анда 23 белем бирү учреждениесеннән 44 укучы үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
Буалы укучылар VI Республикакүләм экологик фестивальдә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр
21, 22 апрель көннәрендә 10нан 17 сәгатькә кадәр гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларның хезмәт хокуклары саклануны тәэмин итү максатларында 8(843) 236-40-62, 236-40-98, 236-40-17 телефон номерлары буенча халык өчен “кайнар линия” оештырыла.

19
апрель, 2014 ел
шимбә
Кышкы пәлтәләрне ераккарак яшереп, матур язгы-җәйге киемнәр турында уйлый башладык. Яңа сезонда нәрсә кияргә, нәрсәләр модада? Безнең киңәшләр сезгә гардеробыгызны уңышлы тулыландырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

18
апрель, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 апрелендә Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә Ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. 

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
16 апрельдәүзәк китапханәдә мәдәният елы кысаларында “Мәдәният сәгате”   исемле мәгълүмәти сәгать утте.  

16 апрельдә  Буа шәһәренең узәк китапханәсендә  «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник аз...” дип аталган әдәби сәгать утте.Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарыхында тирән эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе.

ШӘҺӘРДӘ 3 АПРЕЛЬДӘН “Туктау тыела” юл билгеләре куелган урыннарда “Паркон” приборлары урнаштырылды. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәячәк һәм теркәлгәннәр автомат рәвештә мәгълүматларны эшкәртү базасына җибәреләчәк.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Тикшерүләр эштә имгәнүләрнең һәм үлемнәрнең бервакытта да очраклы хәл булмавын раслый. Аларга китерүче сәбәпләр алдан  кисәтелә, хәтта фаразлана да ала. Бүгенге көн практикасы күрсәткәнчә, эш бирүчегә  кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен имин эш шартлары тудыру гуманлылык йөзеннән генә  түгел, ә икътисади яктан да отышлы. Шуңа карамастан, эш урынында бәхетсезлек очракларыннан арынып бетеп булмый әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International