ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕЛӘР АРАСЫНДА Ислам нигезләре буенча район конкурсы уздырыла
Иске Мәртле авылында яшәүче Анна Кузьминага йөз яшь дигәнгә ышанасы да килми. Әбекәй әле йорт эшләрен дә ташламаган: бакчадагы кыяр-помидорны күздән ычкындырмый, кечкенә генә участогында бәрәңгесен үзе карый.

23
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
“УЫЛДЫК ЧӘЧҮ-2014” ПРОФИЛАКТИК ОПЕРАЦИЯСЕ кысаларында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге хезмәткәрлә-ре, “Зөя буйлары” комплекслы табигать тыюлыгы инспекторлары браконьерлык очракларын кисәтү өчен су буйларына рейдлар үткәрәләр. 
Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 69 еллыгына багышлап инде традициягә әверелгән “Ватандашлар рәхмәте” социаль акциясе старт алды.
Республикада, шул исәптән районда да 15 майга кадәр аерым янгынга каршы режим кертелде.
БУАНЫҢ ИР-ЕГЕТЛӘР КОМАНДАСЫ мини-футбол буенча Татарстан чемпионаты финалына чыкты. 

22
апрель, 2014 ел
сишәмбе
РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА ЧӘЧҮГӘ КЕРЕШТЕЛӘР. 22 апрельгә 4671 гектарда орлык җир куенына салынды. “Авангард” агрофирмасында чәчү барлык мәйданның 21, “Ямбулат”та – 17, “Дружба”да 14 процентында башкарылды.
1 апрельдән транспорт хуҗаларына яңа төрдәге йөртүче таныклыклары бирелә башлады. Тик бу әлегә кадәр кулдагы “права”ларны кичекмәстән алыштырырга кирәк дигән сүз түгел, аларның срогы чыккач кына яңа төрдәгеләре тапшырылачак.
Яңа – нинди ул?
Әлфия Камалетдинова исеме район мәдәният дөньясында үзенчәлекле урын тота. Ул 25 ел гомерен мәдәниятка багышлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Кызганычка каршы, бүген инде арабызда юк.
Безнең “Гагарин отряды”нда булган данлыклы якташыбыз бар. Марс Рафыйков ул! Үзе исән чагында беренче 20 космонавтны берләштергән отряд тормышы, космонавт дуслары, алар белән бергә үткәргән күнегүләр-сынаулар, шатлыклы кичерешләр-югалтулар, аннан соңгы аралашулар, очрашулар турында истәлек-хатирәләрен “Без – “Икс” отрядыннан егетләр” исеме астында кулъязма рәвешендә язып калдырган. Узган ел ахырында повестьны “Слово” нәшрияты баш редакторы Шаһинур Мостафин китап итеп бастырып чыгарган. Космонавтика  бәйрәмендә  туган якны өйрәнү музеенда аны тәкъдир итү       кичәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International