ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
 ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 128 ел тулуга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” исемле шигырь укучылар бәйгесенең сайлап алу этабы узды район үзәк китапханәсендә.
14 апрель көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Буа муниципаль районындагы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония”  Буа шәһәрнең ГРОВД  бүлемтек полисиясы белән бергә кичке рейд оештырылды. 
14 апрель көнне Буа муниципаль районындагы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония” бинасында хезмәткәрләрне эвакуация буенча кунегү үткәрелде. 
Төрмә киемендәге кеше башкаларның язмышына битараф булмаган һәркем күңелендә йөрәк яргыч тойгылар уята. Ә хәзер елмаюның әсәре дә булмаган ир баланы яки кызны шул киемдә күз алдына китерегез?! Моны телебез никадәр генә бай булса да, тасвирлау мөмкин түгел. Россия законнары да яшүсмерне иректән мәхрүм итмәүнең төрле юлларын күздә тота.
Ыспай гәүдәле кошчыкларны күргәч күңелләр җылынып китте. Яз җитә, Алла бирсә! Ничәмә мең километрлар очып туган якка кайткан канатлы дусларыбызга сөендек, ә менә тиешенчә каршы алдыкмы икән?
“Вираж” җәмгыяте эшчеләре хәзер Боҗра юлдан алып полиция бүлегенә кадәр арада иске асфальтның өстен алалар.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
“УҢАЙЛЫ МОХИТ” кысаларында картлар һәи инвалидлар өчен интернат-йортта санузел бүлмәләре үзгәртелеп ремонтлана башлады. 
Район үзәк китапханәсендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип исемләнгән чара уздырылды.
Март азагына кадәр туган якны өйрәнү музеенда күренекле якташыбыз Бакый Урманченың беренче укучыларыннан булган Зәки Мөхәм-мәтшинның “Авангардтан реализмга” дип исемләнгән рәсемнәр һәм аның улы геология-минералогия фәннәре докторы, Казан федераль университеты доценты Рөстәм Мөхәммәтшинның “Туган як киңлекләре” дигән фоторәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Буалыларда алар зур кызыксыну уятты.
Республиканың урта һәм һөнәри белем бирүче уку йортлары арасындагы I Спартакиада Буадан старт алды. Аны ачу тантанасына Татарстанның Фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина да килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International