ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Казан-Ульяновск, Буа-Яльчек юлларына куелган КРИС-П видеокамералары ярдәмендә узган ел 15959 юл йөрү кагыйдәсен бозу факты теркәлде.

Бу атна ахырыннан районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре эшчеләре, хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре арасында икенче Спартакиада башланып китә.
Татарстанда агропромышленность комплексы яшь белгечләрен халыкара алмашуда катнашуга конкурс оештырыла.

Шушы көннәрдә генә балаларын мәктәпкәчә учреждениеләргә йөртүче ата-аналар айлык түләү кәгазьләре алдылар. Бер балага 3 мең сумга якын түләргә килгән!


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Бала тугач бер тапкыр бирелүче пособие 13700 сумга җитте.
Кайбыч авылында хоккей турниры узды. Аны шушы авылда туып-үскән, хәзерге көндә Казан эчке эшләр идарәсе хезмәткәре Азат Ваһапов оештырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов педагогларга, әти-әниләргә балаларның интернетта кем белән һәм ничек аралашулары белән кызыксынырга кушты.

Район юлларында ясалма тигезсезлекләрнең санын арттыру юл-транспорт һәлакәтенең кимүенә китерде. Узган ел 2012 ел белән чагыштырганда ДТПларда үлүчеләр саны 69,2 процентка кимегән.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә картлар һәм инвалидлар очен интернат-йортта яшәучелэрне "Буа якташлыгы" жәмгыяте эгьзалары Яңа ел бәйрәмнэре белэн котларга кайттылар.

Өйдән чыкмыйча да “Байрак”ка язылып була!  Моның өчен www.tatmedia.ru сайтының баш битендә  www.tatpost.ru/Podiska/Index.aspxка күчүче “Подписка” баннерын табыгыз. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International